Безнең татар кызлары арасында гитарада профессиональ дәрәҗәдә уйнап җырлаучылар бик аз. Альбина Кармышева әнә шул бушлыкны тутыра. Берүзе берничә кеше урынына тора ул. Җырлый да, көйләр дә яза, кичәләр дә оештыра. Альбина Кармышева – катнаш гаиләдә туган. Әнисе рус милләтеннән. Ләкин шуңа карамастан, ул менә дигән итеп татарча сөйләшә, иҗат итә.
– Альбина, татарча шундый матур сөйләшәсең, ничек өйрәндең?
– Теләгем зур булгандыр. Мордовиядә яшәгәндә безнең мәктәптә татар теле факультатив дәрес буларак керә иде. Апаларым әлеге дәрескә йөрмәде. Әтием дә татар булгач, дус кызларым да татар иде, мин бик теләп укыдым. Ләкин безнең Мордовия татарларының теле башкачарак, мишәрчә. Миңа Казанга килгәч, татарча сөйләшергә авыррак булды. Җыр укытучым Миңгол абый Галиев та: «Альбина, авазларны дөрес итеп әйтергә өйрән», – дип шелтәләп торды. Татарлык минем йөрәгемдә, күңелемдә булгандыр.
– Син бүген үз юлыңны салган, инде тамашачыга таныш җырчы. Мин синең музыка мәктәбендә гитара уйнарга өйрәтүче укытучы булып эшләгән чакларыңны да хәтерлим...
– Мине Казан тамашачысы үз итте. Бәлки гитарада уйнавым беләндер, бәлки тавышым үзенчәлеклерәк булуы сәбәпледер. Миңгол абый Галиев мөнәҗәтләр әйтергә дә, халык җырларын җырларга да өйрәтте, романслар да башкарам. Башта кыенрак булса да, тамашачыга танылу бик авыр булды, димәс идем. Акчаң булса, җиңелрәк инде ул. Ә минем акчам юк, Казанда туганнарым да юк. Югары уку йортында да белем алырга кирәк. Өч-дүрт җирдә эшләдем. Ничек тә Казанда калырга кирәк, дип тырыштым. Әти-әниемнең дә ярдәм итәргә артык мөмкинлеге булмады. Әти – машина йөртүче, әни – укытучы. Шуңа күрә мин тормышны үзем тартырга тиеш идем. Аннары, кияүгә чыккач, җиңелрәк булды инде. Тормышны икәү бергә тартасың бит. Безнең хәзер бар нәрсәбез дә җитеш.
– Ирең иҗатыңны ничек кабул итә?
– Беренче вакытта аңа минем белән авыр булгандыр. Артист кеше бит инде, концертларга, репетицияләргә дә чыгып китәм, коллегаларымның да күбесе – егетләр. Соңыннан ияләште, мин аны барысы белән дә таныштырдым. Башта ул минем тавышыма, гитара уйнавыма, аннары гына үземә гашыйк булгандыр дип уйлыйм. Миңа шулай тоела. Ул – галим, биология фәннәре кандидаты. Университетта укыта. Бик тыныч кеше. Без Айзат белән плюс һәм минус кебек инде, бер-беребезне тулыландырып торабыз. Безнең бит бар да киресенчә булды. Айзат Казанга килгәч, аңа русча сөйләшү кыенрак булды, миңа татарча. Ләкин теләк булса, барысына да өйрәнергә мөмкин.
– Сине таныткан җыр да бик сәер кебек бит...
– Әйе, ул минем визит карточкама әйләнгән «Тутарка» дигән җыр. Башта аны аңлап бетермәделәр. Негатив язмалар да килде. Янәсе, мин яңа милләт уйлап тапкан. Шундый сүзләрне ишеткәч, депрессиягә дә бирелдем. Хәзер аңлый башладылар. Аның тарихы тулай торакта яшәгән вакытны күздә тота. Анда бит без төрлебез төрле җирдән җыелган. Миңа син татарга бөтенләй охшамаган, диләр. Чәчләрем аксыл, күзләрем зәңгәр. Мин җырда татар дип әйтергә теләдем. Ә ул тутарка килеп чыкты. Ләкин җырның ахырында тутарка татаркага әйләнеп, җыр да татар телендә тәмамлана. Ул юмор белән, сарказм белән язылган җыр бит. Катнаш гаиләләрне дә күздә тотып язылды. Мәҗлесләр, туйлар алып баргач, Казанда да катнаш гаиләләрне күп күрәсең бит. Мин аларга да татар телен өйрәнегез, дим. Ничек инде телне белмәскә?!
– Син хәтта Казанда белем алучы чит ил студентларын да татарча җырлаттың. Француз егете белән Бауман урамында халкыбыз көен җырлаган видеогыз интернетта тиз таралды.
– Әйе, мин аларны «Теләкләрем сезгә» дигән җырга клип төшергәндә чакырдым. Франциядән килгән егет ул. Бик тиз өйрәнде, клипны төшерергә әзерләнгәндә телефонга җырладык. Ул аннары интернетта таралды. Тырыш кешеләр, алар безнең телне теләп өйрәнәләр. Андый кешеләр үзбәкләр, азәрбайҗаннар арасында да бар. Алар Татарстанда яши, эшли. Шуңа күрә монда яшисең икән, син телне дә, халыкны да хөрмәт итәргә тиеш.
– Альбина, синең дусларың бармы?
– Бу бик авыр сорау. Берара эстрадада дусларым күп дип уйлаган идем. Ләкин миңа авыр. Бик ышанып та бетмим. Бүген сиңа елмаялар, ә иртәгә ниндидер сүзләр, имеш-мимешләр ишетелә. Хәзер бит күп кеше үз эченә бикләнә. Мин дә шундый, ахры. Бик ачылырга яратмыйм. Берничә генә аралашкан кешем бар. Мөнир Рахмаев, Зөлфәт Зиннуров белән без – иҗатташ дуслар. Әлбәттә, беркемне дә дошман күрмим, якын да җибәрәсем килми.
– Тормышыңда бар да әйбәт. Шулай да тулы бәхет өчен нәрсә кирәк?
– Мин шәхси тормышыма кагылганын беркемгә дә әйтмәс идем. Әгәр иҗатка бәйлесен әйтсәм, шул: татар җырын федераль каналда җырлыйсым килә. Минем алты миллион кеше караган видеоны күреп, ике ел элек Андрей Малаховтан шалтыратканнар иде. Ул чагында барып булмады. Бәлки тагын чакырырлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез