Алданрак башларга кирәк: яңа уку елына санаулы көннәр калып бара

Әле кайчан гына, уку елы төгәлләнеп, җәйге каникуллар башлануга сөенгән идек. Инде яңа уку елына әзерләнер чак та җитте. Моңа кадәр газетабызда әлеге темага багышланган язмалар дөнья күрде инде. Бу юлы без баланы янә парта арасына утырырга рухи яктан әзерләү турында сөйләшергә булдык.

Бу җәһәттән психология фәннәре кандидаты, балалар психологы Люция Ибәтуллинаның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Мәктәптә беренче елын гына укымаса да, бала өчен һәр сентябрь – ияләшү чоры. Шактый катлаулы әлеге чорны ничек җиңеләйтергә соң?

  • Җәйге каникуллар бетеп, яңа уку елы башлану, иң беренче чиратта, организмга йогынты ясый. Адаптация вакытының иң әһәмиятле өлеше –  режимны көйләү. Моның өчен 1 сентябрь җиткәнен көтеп ятасы түгел. Йокларга яту һәм йокыдан тору вакытын кимендә ике атна кала җайлый башларга кирәк. Балагыз уку вакытында ничәдә ятып, ничәдә тора иде? Әкрен-әкрен менә шул режимга кайтырга киңәш ителә.
  • Ияләшү чорында (ә ул, кагыйдә буларак, 3 ай тирәсе дәвам итә) гаджетларны да чикләргә яки аларны куллануны бөтенләй тыярга кирәк. Аеруча йоклар алдыннан. Адаптация вакытында нерв системасына аеруча зур авырлык килә. Ә мультфильмнар карау, уеннар уйнау, озаклап социаль челтәрләрдә утыру – кыскасы, барлык төр гаджетлар бу авырлыкны арттыра гына. Бу исә баланың нерв системасын зарарлый, истерика, агрессия, тәртипсезләнү, сүзне тыңламау, йокыга китә алмау кебек халәтләрнең сәбәбенә әйләнә.
  • Балага ничә яшь булса да, ул спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Баш мие өчен хәрәкәтләрне эшкәртү уйларны эшкәртүгә тигез. Балагызның яхшы укуын, мәгълүматны яхшырак истә калдыруын, игътибарлырак булуын телисез икән, аны спорт түгәрәгенә бирегез. Үсмерләр спорт белән атнага өч тапкыр булса да шөгыльләнергә тиеш. Чөнки чыдамлык, тырышлык кебек сыйфатларны булдыруда да, физик көч һәм баланың активлыгын арттыруда да спорт зур роль уйный.
  • Беренче сыйныфка баручы балалар турында сөйләшәбез икән, аларга төшә торган йөккә аеруча игътибарлы булырга киңәш итәм. Бала мәктәпкә кадәр теге яисә бу түгәрәкләргә йөрмәгән булса, адаптация чорында яздырмый тору хәерле. Аның артык талчыгуы бар. Түгәрәкләргә йөри башлау өчен иң яхшы чор – уку елының икенче яртысы.
  • Олырак яшьтәгеләргә – 7–11 сыйныфта белем алучыларга – уку елы алдыннан үз алларына максат куярга кушыгыз. Моңа сезнең дә ярдәм кирәк булачак. Балагызга түбәндәге сорауларны бирегез:

Тиздән син мәктәпне тәмамлаячаксың, кайсы юнәлеш буенча укырга керергә телисең? Мәктәптә кайсы фәннәргә басым ясарга кирәк?

Нинди фәннәр сиңа аеруча авыр бирелә? Бәлки, сиңа өстәмә ярдәм кирәк булыр?

Синең үзеңә кайсы дәресләр аеруча кызыклы?

Уку елы дәвамында нинди очрашуларга, чараларга барырга теләр идең?

Нинди бәйгеләрдә, олимпиадаларда, проектларда катнашырга телисең?

Фәнни юнәлешкә басыйм ясарга телисеңме, әллә иҗадимы?

Мондый эчтәлектәге сөйләшү уку елына юнәлеш бирергә ярдәм итәр. Шул ук вакытта баланың вакытын, көчен һәм сезнең мөмкинлекләрне дөрес итеп бүләргә булышыр.

  • Һәм, ниһаять, түгәрәкләр. Балагызны нинди дә булса түгәрәккә яздырганчы, иң элек аның үзе белән сөйләшегез. Ул кайсы юнәлешләрне якын күрә? Аңа нәрсә ошый? Шулай ук түгәрәкләрнең санын да алдан уйларга, балагыз өчен дә, үзегез өчен дә уңайлы вариантларны сайларга киңәш итәм.

Файдалы уен

Еш кына беренче сыйныфка барырга әзерләнүче балалар дәрестә һәм тәнәфестә нәрсә эшләргә ярый һәм ярамавын белеп бетерми. Бу очракта алар белән бер уен уйнап алырга була.

Кирәк: туп, бала һәм әти яки әни.

Максат: баланы дәрес вакытында һәм тәнәфестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Уен барышы: әти яки әни кеше, баласы каршына утырып, аңа туп ата яки тәгәрәтә. Шул ук вакытта ул төрле гамәлләрне тасвирлый. Әйтик, укырга, уйнарга, дуслар белән сөйләшергә, дәфтәргә язарга, укытучының сорауларына җавап бирергә, алма ашарга һ.б. Ә бала, тупны кире җибәргән вакытта, бу гамәлләрнең кайсы дәрес вакытында, кайсы тәнәфес вакытында рөхсәт ителгәнен әйтергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре