27 гыйнвар – совет гаскәрләренең Ленинградны немец-фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарын, камалышны кичерүчеләрне котлады.
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне совет гаскәрләренең Ленинградны немец-фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тулу уңаеннан котлыйм, – диелгән котлауда. – 27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышының иң мөһим даталарыннан берсе.
Ленинградны 900 көн саклау Ватаныбызны саклаучыларның тиңдәшсез батырлыгы, ныклыгы символы буларак дөнья тарихына кереп калды.
Ватаныбыз тарихының иң фаҗигале, шул ук вакытта бөеклек һәм каһарманлык белән сугарылган сәхифәләреннән берсе бу. Үз гомерләре бәрабәренә Җиңү яуларга ярдәм итүчеләр, шулай ук камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр һәм ветераннар алдында баш иябез!
Бәйрәм белән, кадерле ветераннар! Илебезнең хөрлеген һәм бәйсезлеген саклап калган өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез