Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика профсоюзлары катнашучыларын хәрәкәтнең 120 еллыгы белән котлады.
«Республика профсоюзлары гасырдан артык юл узды. Бу аларның гражданнар җәмгыятенең иң актив вәкилләрен берләштергән башлангыч булуын исбатлады», – дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстанның профсоюз хәрәкәте бай тарихка һәм данлыклы традицияләргә ия. Аның сүзләренчә, төбәк профсоюзлары дистәләгән еллар дәвамында учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын һәм социаль гарантияләрен яклый, халыкның тормыш сыйфатын арттырырга ярдәм итә, гражданнар җәмгыятенең мөһим институты булып тора.
«Сез хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр арасында бәйләүче звено булып торасыз, тигез хокуклы хезмәт мөнәсәбәтләре һәм социаль гаделлек булдырырга ярдәм итәсез. Сезнең эшчәнлек нәтиҗәсендә хезмәтне саклау системасы камилләшә, хезмәткәрләрнең социаль якланганлыгы дәрәҗәсе арта, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр хәл ителә», – дип билгеләде Премьер.
Алексей Песошин шулай ук профсоюз хәрәкәте активистларына конструктив хезмәттәшлек, Татарстанның социаль тотрыклылыгын саклауга һәм икътисадын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Профсоюзлар, эш бирүчеләр һәм хакимият органнары арасындагы социаль партнерлык алга таба да ныгыячак, дип ышанам. Профсоюзларның барлык әгъзаларына нык сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия файдасына башкарган игелекле эшчәнлекләрендә яңа уңышлар телим!» – дип йомгаклады сүзен ТР Премьер-министры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез