Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр террорчылыкны булдырмаска өйрәнә. Алар өчен бу максатта 22 укыту-өйрәтү үзәге эшләп килә. Мәскәүдә Илкүләм террорчылыкка каршы комитет рәисе, Россия Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников җитәкчелегендә комитет утырышы узды.
Утырыш эшендә видеоэлемтә аша Татарстан Премьер-министры, республикада Террорчылыкка каршы комиссия рәисе вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты. Чарада террорчылыкка каршы чараларны гамәлгә ашыруга җаваплы кешеләрне укыту-өйрәтүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
 Өч ел эчендә илнең төп вузларында террорчылыкны профилактикалау өлкәсендә белгечләрнең квалификациясен күтәрү буенча 22 укыту-методик үзәге оештырылган. Тиешле укыту программаларын гамәлгә кертү дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең бу өлкәдәге белемнәрен чарлау мөмкинлеге биргән.
 Утырышның төп темасы буенча Алексей Песошин чыгыш ясады.
 Гомумән алганда, чарада, кайбер төбәкләрнең уңай тәҗрибәсеннән һәм уку әсбапларыннан файдаланып, бу өлкәдә укытучыларның белемен үстерү зарурилыгы әйтелде. Фикер алышу нәтиҗәсендә террорчылыкны булдырмау өлкәсендәге эшне камилләштерү җәһәтеннән чаралар билгеләнде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез