Алексей Песошин «TIME: Россия – Һиндстан» халыкара бизнес-форумының күргәзмәсен карады

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «ТIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» халыкара бизнес-форумы күргәзмәсе ачылды. Аны беренчеләрдән булып Татарстан премьер-министры Алексей Песошин карады. Бу хакта «Татар-информ»  яза.

IT-паркның беренче каты мәдәни алмашуга багышланган – биредә Татарстан һәм Һиндстан артистлары чыгыш ясады. Килүчеләр Һинд мәдәнияте белән таныша һәм хәтта һинди телендә язарга өйрәнә алды. Биредә шулай ук Россиянең зур компанияләренең стендлары урнашкан. Моннан тыш, мәйданчыкта киберспорт турниры уза.

Икенче катта Татарстан стенды урнашкан. Монда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың икътисадтагы төп күрсәткечләре турында сөйләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре