Алексей Песошин химия тармагы хезмәткәрләрен Химиклар көне уңаеннан котлады

25 май – Химиклар көне. Химия, фармацевтика, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Республикабызның химия, фармацевтика, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате предприятиеләре – ә алар арасында Европа һәм Россия күләмендә иң зур предприятиеләр дә бар – көндәшлеккә сәләтле яңадан-яңа продукция төрләрен тәкъдим итүен, авыл хуҗалыгыннан алып, хәрби-сәнәгать комплексына кадәр, икътисадның барлык тармаклары белән элемтәләрне ныгытуын дәвам итә, – диелгән котлауда. – Тармакның тел-теш тидергесез абруе көндәлек тырыш хезмәткә, һөнәргә тугрылык, эшкә җитди мөнәсәбәт, югары квалификацияле меңнәрчә белгеч һәм галимнәрнең югары дәрәҗәдә оешканлыгына бәйле. Хезмәткә ихтирамлы мөнәсәбәт, даими үсеш һәм көчеңне кызганмыйча эшләү Татарстанның яшь химиклары тормышында төп урынны алып торырга тиеш.

Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Сугыш елларында республика фәне һәм сәнәгате, фашистларны җиңүгә зур өлеш кертеп, хәрби, шулай ук гадәти тормыш өчен кирәкле продукцияне өзлексез җитештерүне тәэмин итә. “Казан дәүләт дары заводы”, “ГосНИИХП”, “Карпов исемендәге химия заводы”, “Нәфис Косметикс”, “Тасма”, “Казан синтетик каучук заводы” кебек предприятиеләр хезмәткәрләренең, “Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты”, КФУ галимнәренең бай тәҗрибәсе, фәнни һәм җитештерү мөмкинлекләре яңа кыенлыкларны тиз генә җиңеп, кыска гына вакыт эчендә фронт өчен, сәнәгать һәм халык өчен кирәкле продукция җитештерә башлауга ирешә.

Тармакның һәм фәнни учреждениеләрнең барлык хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге профессионализм, даими рәвештә камилләшү омтылышы, үз эшләренә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!”

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре