Газетага язылу

Әлфия Авзалова һәйкәле проектларына бәйге игълан ителде

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова һәйкәле эскиз проектына ачык иҗади бәйге игълан итте.

 Бу хакта министрлыкның сайтында хәбәр ителә.

Конкурс 2026 елның 10 февраленнән 10 апреленә кадәр уздырыла. Бәйгенең максаты – Әлфия Авзалова истәлегенә иң яхшы һәйкәл эскизын сайлау. 

Һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверга куелачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре