Әлфия Миңнуллина: «Әтием «Апуш» балаларына «5+» билгесе куяр иде»

19–24 август көннәрендә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе беренче тапкыр лагерь форматында Татарстанның Әтнә районында узды. Быелгы «Күзлек» күренекле драматургның тууына 90 ел булуга багышлана.

Лабораториянең географиясе киң: анда 7-17 яшьтәге «Апуш» татар балалар театр студиясе һәм Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Саба, Балтач, Әтнә, Апас, Арча районнарының театр студияләреннән барлыгы 117 бала катнашты. 2 атна дәвамында катнашучылар «Чулпан» балалар лагерендә яшәде. Лаборатория кысаларында алар төрле остаханәләрдә, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләрдә катнашты. Шулай ук балалар белән берлектә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар да әзерләнде.

«Күзлек» лабораториясенең йомгаклау көне исә 23 августта Әтнә районының «Чулпан» балалар лагерендә узды. Биредә 2 атналык лагерь эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясадылар һәм Туфан Миңнуллин иҗаты буенча әзерләнгән эскизларны тәкъдим иттеләр.

Ә драматургның туган көнендә – 25 августта - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында «Күзлек» фестивале узды. Монда балалар шулай ук Т. Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар тәкъдим итте.

Бәйрәмгә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиев та килгән иде.
– “Күзлек” балалар театр лабораториясен лагерь форматында уздыруның төп максаты – республика балаларын да театр дөньясы белән аңландыру иде. Һәм, миңа калса, максатыбызга ирешеп барабыз. Ләкин анысын киләчәк күрсәтер, – диде Гүзәл Сәгыйтова.


Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та татар теленең киләчәге менә шундый балаларда булуын әйтте.
– Без Туфан абый белән бик якыннан аралаштык. Без – якташлар. Әти аның белән бергә укыган. Бүген Туфан абыйдан: “Туган көнеңә иң зур бүләк нинди?” – дип сорасалар, ул балаларның татарча уйнауларын зур бүләк итеп кабул итәр иде. Рәхмәт, балалар. Телне саклыйк! – диде ул.
Фестивальдә драматургның кызы Әлфия ханым Миңнуллина да бар иде. Ул сәхнәгә чыгып, балаларга, җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Мин сезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Барыгызны да бик яратам. Әтиемнең юбилей көнендә сезнең арада утыру күңелемә бик тә рәхәт. Мин үземне шундый бәхетле хис итәм. Балалар Туфан Миңнуллин исемен шушы матур бинада кабатлыйлар икән, димәк, әтиемнең киләчәге бар. Әтием “Апуш”лыларга “5+” билгесен куйган булыр иде, - диде ул.

Белешмә. Быел «Күзлек» лабораториясе Казан Мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре