Аляска өметләрне аклармы?

Үткән атнада Трамп илчесе Уиткоффның Мәскәүгә килүе, Кремльдә Путин белән өч сәгатьлек сөйләшүләр алып баруы һәм шуннан соң кузгалган мәгълүмат давылы дөньякүләм мәйданда зур кайтаваз бирде.

Уиткофф Мәскәүдән бернинди дә белдерү ясамыйча китеп барды. Мәгълүмат кырында шартлауны Трампның күке булып кычкыруы ясады. «Зур уңышка ирешелде! Мин кайбер европалы союздашларыбызга хәбәр иттем. Барысы да бу сугыш тәмамланырга тиеш, дип килешә, һәм без, моңа ирешү өчен, алдагы көннәрдә һәм атналарда эшләячәкбез», – дип язды ул социаль челтәрдә. Зеленский да: «Россия утны туктату ягын каерганга охшый. Украина тиздән аркадашлар белән сөйләшүләр уздырачак», – дип сөрән салды. New York Times та учакка үзеннән ут өстәде: «АКШ Президенты киләсе атнада Россия Президенты Путин белән очрашу планлаштыра. Аннан соң Зеленский белән дә очрашу булачак», – дип язып чыкты. Мәскәү үзенең белдерүләрендә тыйнаграк булды. «Кремль вәкиле Дмитриев Путин белән Трамп илчесе арасындагы сөйләшүләрдә билгеле бер «алгарыш» булуын белдерде», – дигән рәсми хәбәр генә күренде. Әмма шулай да Мәскәүнең тыныч килешүгә таба әһәмиятле адым ясарга теләве сизелә иде. Путин да Трамп белән очрашуга әзер булуын яшермәде. Яклар очрашу мәйданы эзли башлады. Римда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә сөйләшү өстәле җәю ихтималы каралды. Ниһаять, Аляска – ике як өчен дә символик әһәмияткә ия төбәк – саммит урыны буларак тәгаенләнде.

Булачак уенның күп комбинацияләрдән торуын онытырга ярамый ләкин. Зур шатлык кичерергә иртәрәк. Уиткофф визитыннан соң Путин Пекин белән элемтәгә керде, Казахстан һәм Үзбәкстан лидерлары белән телефоннан сөйләште. Европа лидерлары да гадәттән тыш активлык күрсәтте. Киев дипломатлары көнбатышлылар белән туктаусыз консультацияләр алып бара. Яклар каршлыклы белдерүләр ясый. Килешүнең параметрлары һәм контурлары турында күп хәбәрләр таратыла. Боларның берсенә дә ышанып бетәргә ярамый. Трамп та бераз суынды. Уиткоффның Мәскәүдәге сөйләшүе турында: «Мин моны зур ыргылыш дип атамас идем», – дигән сүзләр ычкындырды. Аляска саммиты узгач кына, ышанычлы ниндидер фикер әйтеп булыр, мөгаен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре