Алинә Заһитова БРИКС уеннары илчесе булачак

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанда БРИКС уеннары илчесе булачак. Бу хакта “РИА Новости спорт” үзенең чыганагына таянып яза.

“Алинә Заһитова 6 июньдә БРИКС уеннары илчесе буларак таныштырылачак”, – дип хәбәр иткән агентлык чыганагы. Аның әйтүенчә, бокс буенча Олимпия чемпионы Александр Поветкин да уеннарның илчесенә әйләнә.

6 июньдә Петербург халыкара форумында “БРИКС – күп полярлы спортны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр” сессиясе узачак. Шуннан соң Заһитова белән Поветкинны уеннар илчесенә багышлау тантанасы көтелә.

Сессиядә Россия спорт министры Михаил Дегтярев, Татарстан спорт министры Владимир Леонов һәм Олимпия чемпионы Никита Нагорный катнашачак.
Исегезгә төшерәбез: БРИКС уеннары Казанда 12-24 июньдә үткәреләчәк. Ярышларда 97 илдән 4 меңнән артыграк спортчының катнашуы көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре