Әлки районы Борискино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты пәйда булачак. Аны төзүгә 12 миллион сумнан артыграк бирелгән. Төзүчеләр модульле бинаны урнаштырган да инде. Хәзерге вакытта бүлмәләрнең эчке эшләре һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре төгәлләнеп килә.
Яңа медицина пунктының гомуми мәйданы 78,35 квадрат метр тәшкил итә. Анда заманча җиһазлар һәм мебель белән төрле кабинетлар урнаштырылачак. Биредә яшәүчеләргә үзвакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк бу. Хәзерге вакытта объектның әзерлек дәрәҗәсе – 56 процент. Моннан тыш проект нигезендә ФАПның тирә-юнен төзекләндерү күздә тотылган.
Фельдшер-акушерлык пунктын төзү авыл халкы өчен медицина ярдәмен яхшыртуда мөһим адымга әйләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: быел “Озын һәм актив гомер” илкүләм проекты кысасында Татарстанның 19 муниципаль берәмлегендә 34 фельдшер-акушерлык пунктын төзү күздә тотыла. Шуның өчесен – Әлки районында.
Объектны төзү “Озын һәм актив гомер” илкүләм проектына керүче “Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү” федераль программасы кысасында гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез