«Аллаһы Тәгалә манарасын үзе җиргә төшерде...» Айбаш авылы мәчете бүген нинди хәлдә?

2022 ел. Ноябрьнең 13 енә каршы төндә Биектау районының Айбаш авылында күпләрне аптырашта калдырган, куркуга салган хәл була: мәчет манарасы очы белән җиргә кадала. Бу хәбәр соңыннан фото-видео рәвешендә бөтен республикага тарала, аны «Ахырзаман галәмәте бу!» дип бәяләүчеләр шактый була. Манарасы ауган мәчет бүген ни хәлдә? «ВТ» хәбәрчесе шуны белешеп кайтты.

Тарих

Күп кенә тарихи дин йортларыныкы кебек үк, Айбаш авылы мәчетенең дә тарихы, үткән юлы шактый катлаулы була. Бөтенләй дә артка чигенсәк, аңа нигез салынган ел да төгәл генә билгеле түгел. Төрле чыганакларга ышансаң, ул 1855 яки 1858 елга карый. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты биргән тарихи белешмәгә ышансаң, әлеге мәчет 1864 елда салынган дин йорты урынында төзелә һәм ХХ гасыр башына карый.

Авыл халкы бу мәчет турында: «Коммунизм чорында да манарасы киселмәгән!» – дип сөйли. Чыннан да, төрле чыганаклар белән танышып чыккач, 1930–1936 елларда мәчет манараларын күпләп кискән чакта дин йортына кагылмауларын ачыкладык. Баксаң, бу эшне башкарырга махсус кеше инде җибәрелгән булган, әмма манарага кагылмаска дигән фәрман килеп өлгергән.

Шулай да авылларда дини эшчәнлек туктатылган чорда мәчет дин йорты булудан туктый, «мәдәният»кә хезмәт итә башлый.

– Без кечкенә чакта клуб иде монда, – дип искә ала Айбаш авылы мәчетенең хәзерге имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Хәбибуллин.  –  Безнең ише малай-шалайны кертмиләр, тәрәзәдән генә күзәтеп йөри идек.

– Клубка әйләнгәнче, монда тагын нидер булган бугай әле, – дип сүзгә кушыла Айбаш авылында яшәүче Назыйм Низамиев. – Совет заманында бар җирдә дә шулай булгандыр ул. Киноны шушында күрсәттеләр, «танцы» да шушында иде.

«Аллаһ кодрәте бу!» 

Клуб буларак хезмәт иткән чорда ук бу бина бик таушала. Төрле катлаулы юллар уза-уза булса да, 1980, 1993, 1998 елларда монда яңарту-ремонт эшләре башкарыла. Дамир хәзрәт сөйләвенчә, дин йорты халыкка 1993 елда гына кайтарыла.

– Мин ул елны яхшы хәтерлим. Безнең әти-әниләр исән-сау иде әле. Бөтен авыл халкы, җыелышып, мәчетне юып, чистартып чыгардылар. Шуннан соң әтиләр, аларга ияреп без дә мәчеткә йөри башладык, – дип искә ала Назыйм Низамиев.

1993–2016 елларда Айбашта имам-хатыйп вазыйфасын Фердинант хәзрәт Фәхриев башкарган.

– Ул мәчеттә реконструкция эшләрен башларга тырышып шактый йөрде, – ди хәзерге имам-хатыйп Дамир хәзрәт. –  Ләкин, күрәсең, мәчетебезгә игътибар итсеннәр өчен манарасының авуы кирәк булган... Аллаһының кодрәте бу – мин моны башкача аңлата алмыйм. Архитектура һәйкәле буларак инде шактыйдан капиталь ремонтка чиратын көтеп, планда утыра иде ул. Һаман сәгате сукмады. Ел саен гариза яза идек, ел саен бер үк җавап – моның кебек архитектура һәйкәлләре күп. Әмма без Аллаһы Тәгаләдән сорадык. Һәм ул бирде: беркемгә дә зыян салмыйча гына мәчетнең манарасын җиргә төшерде.

Башкаларны аптырашта калдырса да, бу вакыйга Дамир хәзрәт өчен ул кадәр үк көтелмәгән хәл булмый.

– Җилле көннәрдә манара селкенебрәк тора иде. Азан әйтергә менгәндә дә куркыныч чаклар булды, – ди ул. – Әле без манарасы аугач та, мәчетне сүтә башлаганчы намазга җыелдык монда. Хәзер инде аны өр-яңадан җыялар. Белүемчә, диварларында гына үз агачлары калып бара.

91 млн сумлык ремонт

2022 елдагы вакыйгадан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча мәчетне тиз арада консервациялиләр һәм реставрация эшен башлау өчен тиешле документларны әзерләргә тотыналар. Бюджеттан моның өчен 4,8 млн сум акча бүленә. Төзекләндерү эшләренең план проекты әзерләнгәч, аларны башкарып чыгу өчен җәмгысы 91 млн сум акча кирәклеге мәгълүм була.

Мөгаен, бу сумма күпләрне шаккатыргандыр. Шул исәптән, безне дә. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин гаҗәпләнүебезгә җавап итеп, менә нәрсә диде:

– Дөресен әйткәндә, хәзерге көндә яңа дин йорты салып чыгу күпкә җиңелрәк һәм очсызрак. Айбаш авылы мәчете – безнең өчен шактый катлаулы объект. Беренчедән, ул агачтан эшләнгән. Татарстанда агачтан салынган тарихи объектлар белән эшләүчеләр бармак белән генә санарлык. Әле алай да без елга бер мәртәбә шундый объектта төзекләндерү эшләрен тәмамлап, аны кулланышка тапшырабыз.

Комитет рәисе сүзләренә караганда, мәчет манарасы нигезе черегәнгә күрә һәм көчле җил аркасында ауган.

– «Менә совет заманында да манарасы аумаган мәчет сезнең битарафлык аркасында шундый хәлдә калды», – дип гаеплиләр инде безне. Монда соңгы ремонт 1990 нчы елларда булган. Аны ничек эшләгәннәрдер – бер Алла гына белә. Әмма без түбәсен япкан вакытта сыйфатсыз эшләгәннәр дигән фикердә. Манараның нигезе черегән һәм ул көчле җилгә бирешкән, – ди И. Гущин. –  Һәм шуны да аңларга кирәк: тарихи объектларда төзекләндерү эше җиңел генә башланып китә алмый. Аның проектын төзергә, якларга, финанслау табарга кирәк. Бу мәчеттәге ремонт исә – хәйрия проекты.

Әлегә авыл халкы һәм башка битараф булмаган кешеләр тарафыннан 70 млн сум тирәсе акча җыелган! Акча туплана тора – эшләр дәвам итә.

Проектның баш архитекторы Анна Миронова әйтүенчә, мәчет яхшы сакланган, материалларның 1\3 өлешен генә тулысынча яңартырга туры килгән.

– Бик күп архив фотосурәтләре таптык. Мәчетнең тарихи тышкы кыяфәтен саклый алганнар. Дөресен генә әйткәндә, без фотосурәтләргә карап эшләмибез дә диярлек, – ди ул. – Әлбәттә, без аны бөтенләй яңарта алабыз. Әмма әлеге мәчет – уникаль тарихи мирас. Ул авыл халкы өчен дә бик кадерле. Шуңа да ничек булган, шундый хәлгә китерергә тырышабыз.

Реставрация эшләренең күпчелеге мәчетнең үзендә түгел, Лаеш районының Сокуры авылында узган. Татарстандагы агач корылмалар белән эшли торган бердәнбер цех шунда урнашкан. Инде дин йортының нигезе ныгытылган, буралар үз урынына кайтарылган, түбәсе ябылган, манарасы урнаштырылган – тышлыйсы гына бар. Эчендә дә эшләр башланган. Комитетта әйтүләренчә, бу елның җәендә мәчет янә халыкка кайтарылачак.

«Кулдан килгәнчә...»

Авыл халкы мәчеттә төзекләндерү эшләре төгәлләнүне зур түземсезлек белән көтә. Назыйм абый Низамиев сөйләвенчә, кемдер акчалата, кемдер үз куллары белән ярдәм итәргә тырыша.

– Безнең өчен бик кадерле, истәлекле мәчет ул. Аның бит манарасы авылның бөтен почмагыннан күренеп тора. Берзаман урамга чыккач, манарасы күренми башласын инде... Күңелгә авыр булды ул чакларда. Гомер буе күз шуңа ияләнгән бит! – ди ул. – Инде тизрәк мәчетебезгә намазга йөри башлыйсы килә. Әлегә менә ярдәм итәргә генә йөрибез. Авыл кешесе артык бай түгел, шуңа кулдан килгән кадәрен эшлибез. Кемдер чүп түгә, кемдер җыештыра. Мондагы эшчеләрне җылы ризыктан өзмибез. Анысы да чиратка салынган.

Әлегә Айбаш авылы халкы намаз укырга кечкенә вагонга җыела. Дамир хәзрәт Хәбибуллин әйтүенчә, көн саен 6–7 кеше килә.

– Авылыбызда азан тавышы бер генә көнгә дә тынып тормады. Мин инде, вагон бирмәсәләр, өйгә дә кеше җыярга әзер идем, – ди ул. – Гает намазларына бөтен авыл ирләре җыела бездә. Инде намазларны тизрәк үз мәчетебездә укый башласак ярар иде.

Бу көнне Айбаш халкы да, дин йорты үзе дә сабыр гына көтә. Дистә еллар сабыр иткән бит инде...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре