Әлмәт районы Иске Суркино авылында яшәүчеләр илкүләм проект ярдәмендә заманча ФАПка ия булды

Әлмәт районы Иске Суркино авылы халкы заманча фельдшер-акушерлык пунктына ия булган.

Биредә 700дән артыграк кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Фельдшер-акушерлык пункты “Озын һәм актив гомер” илкүләм (милли) проектының “Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү” программасы нигезендә төзелгән. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, медицина учреждениесендә сырхауларны кабул итү һәм персоналның эшләве өчен уңайлы шартлар тудырылган. Моннан тыш ФАП заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Ул стерилизация бүлмәсеннән, көтү зонасы, дарулар саклау бүлмәсе, шулай ук кайбер башка бүлмәләрдән (фельдшер өчен, прививкалар ясау өчен һәм процедуралар уздыру өчен) тора.
“Яңа медицина оешмасы, беренчел медицина-санитария ярдәменең төп буынына әйләнеп, заманча медицина ярдәме күрсәтү, профилактик караулар, вакцинация уздыру һәм пациентларны диспансер күзәтү мөмкинлеге бирәчәк”, – дип билгеләп үтелгән район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре