Әлмәткә илнең төрле төбәкләреннән яшь укытучылар, студентлар җыелды. Югары нефть мәктәбендә Беренче Бөтенроссия педагогик Кейс-чемпионаты узды. Чарада катнашу педагогларга заманча укытучының һөнәри белемен үстерергә, тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
Чемпионатны “Татнефть” каршында профессиональ белем бирү юнәлешендә эшли торган корпоратив университет оештырды. Чара биш көн дәвам итте. Беренче көнне килгән кунаклар өчен Әлмәт шәһәре буйлап экскурсия оештырылды. Кичке якта “Укытучы – укытучыга” дип аталган интерактив чара булды. Дәресләрне ничек кызыклы итеп үткәрергә?” Бу сорауга җавап бирү – ярышның төп максаты. Беренче көнне мин бераз аптырабрак утырдым. Совет чорында укыган, 1990 нчы елларда хезмәт юлын башлаган, 30 елдан артык стажы булган укытучы өчен ят әйберләр күп иде. Дөньямны онытып тыңладым, өйрәндем, укыдым. Лекцияләр командалардагы эш белән бергә барды. Командаларда 3-4 кеше фәннәр буенча берләште. Һәрберсенә ярдәм итүче белгеч билгеләнде. Алар үз фәннәре буенча гадәти булмаган дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәргә тиеш. Безнең командада Мәскәү, Казаннан килгән яшь укытучылар иде. Бергә эшләгән вакытта мин аларның яңача фикер йөртүенә, ясалма интеллект белән эшли белүләренә сокланып утырдым. Шуны дөрес аңларга кирәк: ясалма интеллект киләчәктә без – укытучыларга белем бирү өлкәсендә зур ярдәмче булачак. Укучылар куллана белгән яңа технологияләрне укытучылар да белергә тиеш.
Һәр команда дәрескә афиша әзерләде. Чараның бу өлеше дә бик кызык оештырылган иде. Аны 50 команданың һәрберсе ясады. Укучылар афишага карап үзләренә ошаган дәрескә керә. Менә шушы дәрес күрсәтә инде –дәрес чынлап та кызыкмы, бу XXI гасыр дәресеме? Кейс-чемпионатның соңгы көнендә проектларны якладык. Финалга 10 команда узды. Аларның проектларына жюри бәя бирде.
Бер команда кадрлар агентлыгы оештырган, икенчесе информатика дәресен тарихи персонажлар аша бирә, өченчесе физика дәресен комикслар ярдәмендә алып бара. Бер команданың проектында үзебезнең Нефтяша балаларны сәяхәткә алып бара. Чыннан да, балаларга яхшы таныш геройлар аша дәрес бирү, яңа технологияләр, дәресне оештыруда ясалма интеллект куллану аларда зур кызыксыну уятты. Укучыларның янып торган күзләре, мең дә бер сораулары шуны дәлилли.
Белем бирү системасы замана белән бергә атлый, яңа алымнар кертелә. Ләкин һәр нәрсәнең алтын урталыгы булган кебек, белем бирү системасында да тамырдан үзгәрешләр кирәк түгел. Бер-бер артлы, билгеле бер тәртиптә керергә тиеш ул үзгәрешләр. Тәҗрибәле укытучы буларак, белем бирү системасының нигезен генә җимермәгез, һәр дәресне циркка әйләндермәгез!” – дияр идем мин. Дәрес ул уен гына түгел, ул - белем алуның төп формасы, анда гел кызык кына булмый. Дәрес ул – зур хезмәт, ихтыяр көче, сабырлык, тырышлык таләп итә торган эш төре. Менә шунда алтын урталыкны табу укытучының һөнәри осталыгыннан тора. Уңышлар сезгә, коллегалар! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телим!
Гөлнара Гатауллина
Әлмәт районының "Адымнар-Әлмәт" полилингваль гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез