Әлмәттә яшәүче гаиләләр алтын һәм сапфир туйларын билгеләп үттеләр

Әлмәт ЗАГС идарәсендә гаилә юбилейларына багышланган тантаналы чара узды.

Чупай авылыннан өч пар алтын һәм сапфир туйларын бәйрәм иттеләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Быел Инзилә һәм Нәсих Маннановлар 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Хәмдия һәм Мансур Маннаповлар, шулай ук Әлфия һәм Мөнәвир Закировлар 45 ел бергә яшәүләрен бәйрәм итте.

Тантанада юбилярлар үзләренең гаилә учагының җылысын иң якыннары — балалары һәм оныклары белән уртаклаштылар. Һәр гаилә — ныклы союз гына түгел, район үсешенә зур өлеш керткән зур хезмәт династиясе дә ул.

Өч гаилә дә Чупай авылының иҗтимагый тормышында актив катнаша.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре