Әлмәттә СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбигә УАЗ ачкычы тапшырганнар

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыга Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган митинг вакытында УАЗ автомобиле бүләк иткәннәр.

Шәһәрнең Хәтер мәйданында Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан митинг уздырылган. Чарада шәһәрдә яшәүчеләр, ветераннар һәм аларның гаиләләре әгъзалары катнашкан. Митингка җыелучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, мемориалга чәчәкләр салган.

Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Роза Әфләтунова чыгыш ясаган. Митинг кысасында СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан “Лазер” позывнойлы хәрбигә УАЗ автомобиле ачкычы тапшырылган. Бүләкне “Сугышчан тугандашлык” иҗтимагый оешмасы булдырган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре