Ковид тозагына эләгеп дәваланучыларга, бала табу яшендәгеләргә, СВОдан кайтучыларга яңа өстәмә тикшерүләр дә вәгъдә итәләр. Яман шештән, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан, туберкулездан саклану чаралары да турыдан-туры диспансеризациягә барып тоташа.
Аерым мөнәсәбәт
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев узган елгы профилактик чараларга нәтиҗә ясады. Тикшерү узган миллион ярымга якын кешедә беренче тапкыр ачыкланган 126 000 авыру табылган. Төп искәрмә әле дә шул ук – дәүләт тарафыннан тәэмин ителгән бушлай диспансеризацияне вакытында узу бик күп авырулардан, хәтта үлемнән дә саклап кала ала. Тик менә бу чаралар беренче чиратта кешенең үзенә кирәк булуын әледән-әле дәлилләп, вакытында поликлиникага килергә үгетләп торырга туры килә.
– Максатыбыз – 2030 елга профилактик чараларга 70 процент кешене җәлеп итү. Предприятиеләр белән эшли башлау яхшы күрсәткечләр бирде. Узган елны «сәнәгать диспансеризациясе» кысасында 1015 предприятиедән 200 меңгә якын хезмәткәрләр тикшерелде. Авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәткән 27 күчмә медицина комплекслары 300 000 тикшерү уздырды, – диде министр. – Профилактика тикшерүләре 45 000 яңа йөрәк-кан тамырлары системасы авыруын, 1859 яман шеш очрагын ачыкларга ярдәм итте.
Бу елга планнарга килгәндә, табиблар диспансеризация һәм профилактика тикшерүләре санын арттыруны күздә тота. Ковид инфекциясе белән авыручылар өчен 5000 нән артык тирәнтен диспансеризация уздырылачак. Бу чир әле дә очрап тора, дип искәртте министр. Тирәнтен тикшерү йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы патологияләрен ачыклау өчен кирәк. Алар чирнең катлаулануын булдырмауда ярдәм итәчәк.
Ватанны саклаучыларга агымдагы елда аерым игътибар биреләчәк. Махсус хәрби операция ветераннары өйләренә кайтканнан соң, аларны шәһәрдә – 3 көн, авыл җирендә 10 көн эчендә тикшерә башларга тиешләр. Бала табу яшендәгеләргә өстәмә тикшерүләр өчен мөмкинлекләр табылачак. Республикада, бөтен Россиядәге кебек үк, репродуктив сәламәтлекне бәяләүне күздә тоткан диспансерлаштыру чаралары каралган. Аларда да үзгәрешләр көтелә. 21 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге хатын-кызларга 5 елга бер тапкыр кеше папилломасы вирусына анализ ясалачак. Аналык муентыгы яман шеше үсешен булдырмау өчен файдалы булачак бу.
– Шуны билгеләп үтәсем килә: тикшеренүнең әлеге төре авыру үсешен «нулевая стадия»дә тоту һәм вакытында барлык кирәкле чараларны күрү өчен бөтен дөньяда алтын стандарт булып тора, – диде министр.
Йөрәк өчен
Гомумән, профилактика чараларын кешегә тагын да якынайтырга исәплиләр. Диспансеризацияне эштән соң кич тә, аерым поликлиникаларда хәтта шимбә көнне дә узарга мөмкин. Моның өчен поликлиникаларда аерым зоналар бүленгән. Халык белән тыгызрак эшли башларга, элемтәне ныгытырга кирәклеген аңлыйлар. Әмма мошенниклар тозагына эләгеп куркуга калган халык телефон аша диспансеризация узарга чакыручыларга ышанмый. Поликлиникадан шалтыратучылар беркайчан да сезнең шәхси мәгълүматларыгызны сорамый, бары тик кайчан килергә, ничек узарга булуын гына аңлата, дип кисәтә министрлык вәкилләре. Диспансеризациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Тиздән МAХ мессенджерында да мондый хезмәт булачак дип ышандыралар.
Йөрәк-кан тамыры авыруларының да күбесе диспансеризация вакытында ачыклана. Мәсәлән, пациентның үлү куркынычын 75 процентка арттыра торган югары кан басымы, югары холестерин, тәмәке тарту аркасында нинди зыян күргәне нәкъ менә шул тикшерү вакытында ачыклана, ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким.
– Еш кына пациентлар, анализларны, ЭКГны мөстәкыйль рәвештә үзем узам, нигә поликлиникага барырга, диләр. Диспансеризация нәтиҗәләрен бәяләүче табибның гына пациентларның чагыштырмача куркынычын, шул исәптән киләчәктә йөрәк-кан тамыры авыруларының кискенләшүен бәяләү инструменты бар. Җенес һәм яшь факторларына йогынты ясый алмасак та, тәмәке тарту, югары кан басымы, югары холестерин кебек калган өч факторны кисәтә алабыз. Пациент анкетага җавап бирә, анализлар тапшыра. Шуның нәтиҗәләрен кушып, табиб аның өчен шәхси профилактика программасын төзи. Бу киләчәктә дә пациентның сәламәтлеге какшамасын, начар фаразларга урын калмасын өчен эшләнә, – ди Зөлфия Ким.
Соңгы елларда ачыкланган куркыныч тудыра торган факторлар арасында югары холестерин, кан басымының югары булуы, тәмәке тарту, артык авырлык, гликемия күрсәткечләре борчый табибларны. Болар барысы да йөрәк ишемиясе авыруы таралуына һәм аннан үлү очракларын арттыруга китерергә мөмкин.
Аермасы зур
Онкологлар да бертавыштан алдан чарасын күрү яклы. Профилактика программаларын тулысынча үтәгәндә, аналык муенында, сөт бизендә, юан эчәктә, простата бизендә, үңәчтә, ашказанында бер билгесез үтә торган яман шеш билгеләрен табарга, башлангыч стадиядә үк дәвасын күрергә була.
– Барыбыз да белә: башлангыч стадияләрдә, рак килеп чыгу куркынычы янаганда авыруны дәвалау бөтенләй башка нәтиҗәләр бирә. Аны вакытында күреп, яман шеш барлыкка килүне булдырмый калабыз. Әгәр бу беренче стадия булса, пациентның биш ел дәвамында исән калу мөмкинлеге 95 процентка арта. Әгәр дә авыру өченче-дүртенче стадиядә ачыкланса (гадәттә нәкъ менә шушы стадияләрдә генә симптомнар барлыкка килә), бу инде биш елда исән калу мөмкинлеген 50–25 процентка киметә, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов.
Чарасы бер генә
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан узган матбугат очрашуында да белгечләр авыруны булдырмау чараларының никадәр мөһим булуын ассызыклады. Татарстанда яшәүче халыкның 76,9 проценты туберкулезга каршы профилактика медицина тикшерүләре узган.
2025 елда туберкулездан үлүчеләр саны 7,7 процентка кимегән. 2025 елда беренче тапкыр туберкулез белән авыручылар санының кимүе күзәтелгән – барлыгы 654 авыру ачыкланган. Чагыштыру өчен, 2024 елда – 793, 2023 елда 881 очрак теркәлгән булган. 2025 елда туберкулез белән 18 яшькә кадәрге 24 бала авырган, ә 2024 елда 28 очрак теркәлгән булган.
Бу күрсәткечләргә ирешүдә вакытлы профилактика чараларының өлеше зур.
– Билгеле булганча, туберкулезны профилактика тикшерүе, ягъни флюорография ярдәмендә генә ачыклап була. Башлангыч стадиясендә ачыкланган чирне дәвалау һәм терелү ихтималы зуррак, – дип искәртте Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина.
Шунысы кызык: флюорография вакытында туберкулезга караганда башка авыруларны, шул исәптән яман шешне ачыклау очраклары да ешрак күзәтелә икән. Бар да халык файдасына. Чакырганда барып күренергә генә кирәк югыйсә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез