Чыгышы белән иранлы булган инглиз режиссеры Бабак Әнвәри «2+2=5» дигән кыска метражлы фильм төшерә. Фильмның сюжеты бик гади. Кырыс йөзле укытучы тактага «2+2=5» дигән формула язып куя һәм укучыларга: «Ике плюс ике тигез була биш», – дип үз артыннан кабатларга куша. Укучылар укытучы кушкач кабатлый инде, чөнки авторитар холыклы мөгаллимнең мөнәсәбәтен яхшы беләләр. Әмма хакыйкать бигрәк ачыктан-ачык бозыла бит – намуслы кешедә эчке көрәш кузгалтмыйча калмый. Андый көрәш гадәттә тышка да бәреп чыга.
Укучыларның берсе кулын күтәреп торып баса да: «Ләкин, сэр, икегә икене кушкач, дүрт түгелмени?» – дигән сорау бирә. Укытучы шунда ук тәртәдән чыгып маташкан шәкертенә басым ясый. «Әйттеләр бит инде сиңа: икегә икене кушкач, биш була», – ди. Сорау бирүнең тыелуын аңлата. «Ләкин, сэр, мин уйлаган идем...» – дип кыюсыз гына күрсәтелгән каршылыкны шунда ук: «Уйлама, сез уйларга тиеш түгел», – дигән катгый әмер белән баса. Уйдырма формуланы дәфтәргә язарга кушкач, тагын бер шәкерт торып баса һәм: «Әфәндем, икегә икене кушкач, дүрт була», – дип, катгый каршылык күрсәтә. «Һәрвакыт дүрт булды, ничек биш була алсын?!» – дип протест белдерә. Укытучы аны каты ачулана, сөйләшүдән тыя, ләкин фетнәче бирешми, класска борылып куллары белән икене икегә кушып күрсәтә һәм: «Сез дүрт икәнен беләсез бит, ник эндәшмисез?» – дип ачыргылана. Гыйсъянчыны болай гына басып булмаячагын аңлап, укытучы кулларына кызыл тасма бәйләгән өч активист – өлкән класс укучыларын бүлмәгә чакырып кертә. Тегеләр беравыздан ялган формуланы кабатлый. Баш күтәргән укучыны такта янына чыгарып, таләп ителгән нәтиҗәне язарга кушалар. Язмаган очракта үлем җәзасы янавы аңлашыла. Сюжет 2+2=4 дип язган тактадагы саннар өстенә хакыйкать өчен көрәшүченең каны чәчрәү белән төгәлләнә.
Аңлашыла инде: моннан соң беркем дә ике санның суммасы 4 дип әйтмәячәк, күпчелек хәтта 5 булуына ышанып яшәячәк, ышанмаганнар эчтән тыначак. Озынлгы 4 минутка тулмаган фильм 2012 елда Британия кино һәм телевизион сәнгатьләр академиясенең премиясенә лаек була. Беренче карашка чынбарлыктан ерак торган сюжет инде, әйеме? Кем инде икегә икене кушкач биш булуына ышансын! Әмма игътибар белән карасак, без яшәгән җәмгыять чынбарлыгы нәкъ шундый сюжеттан тора бит: акны – ак, караны кара дип әйтү куркыныч тудыра, имин яшисең килсә, эчтән тынасың яисә ялганга чын күңелдән ышанасың.
Сез мисал сорыйсыз инде, билгеле. Яхшы, китерәм. Күптән түгел генә Трамп Хезмәт статистикасы бюросы җитәкчесен эштән алды. Трамп хакимлеккә килгәннән бирле эш урыннарын арттыру өчен тырыша, ә бюро җитәкчесе июль аенда эш белән тәэмин ителү бик акрын артканлыгын, ә май һәм июнь мәгълүматлары кирегә – түбәнгә таба тәгәрәвен исәпләгән. Социаль челтәрдә Трамп: «Саннар махсус рәвештә киметелде, мине һәм республиканнарны начар яктан күрсәтү өчен. Бу – тулысынча мошенниклык», – дип нәгъралар орды. Яңа җитәкче моннан соң нинди саннар игълан итәчәген аңлыйсыздыр инде. Җитмәсә, лидер, Ак йорт алдына чыгып, икътисад буенча начар мәгълүмат чыгаручыларның һәрберсен паяльник белән җәзалау вәгъдәсен бирде. ЭЭП үсеше – 3 проценттан түбән, инфляция – 0 проценттан югары, ә ай саен эш урыннары 250 меңнән ким булса, нечкә бер урынга кызган тимер тидерәчәкләр ягъни. Менә шулардан соң Америка статистикасына ышаныргамы, юкмы икәнен һәркем үзе хәл итсен.
Бер АКШта гына түгел бу хәл, башка илләрдә дә юкны бар итеп күрсәтү көннән-көн киңрәк тарала. Тоталитар җәмгыятьләрдә бик еш кулланыла торган ысул бу: дөрес сан атадыңмы – җәзаланасың. Кайдадыр, мәсәлән, үлем җәзасы кулланыла, кайбер башка илләрдә «экстремист» ярлыгы тагыла һәм реаль төрмә срогы яный. Әйтик, кеше үтерүчегә җәзаның җиңелрәген бирәләр. Хакыйкатьне әйтүчеләр кырысрак җәзалана.
Үзен демократик илләр дип атый торган һәм сүз иреген байрак итеп күтәргән илләр бар. Боларда да шул ук ысул хакимлек итә, методлары гына нечкәрәк, нәтиҗә барыбер шул ук. Бу хакта да «Альтернатив математика» дигән кыска метражлы фильм бар. Вакыйга Трампка кадәрге демократик Америкада бара. Беренче класс укучысы укытучы биргән биремдә 2+2=22 дип язып куйган. Тәҗрибәле остаз йомшак кына итеп аны төзәтмәкче була. Ике кулга ике маркер тота һәм аларны кушкач, күпме булачагын сорый. Укучы 22 дигән җавапны кабатлый, мөгаллимнең аны төзәтергә тырышуына истерика белән җавап бирә. Икенче көнне әти-әни белән очрашу әнинең укытучы яңагына сугуы белән төгәлләнә. Директор укытучыдан әни алдында гафу үтенергә куша. Мөгаллим гаҗәпләнә, билгеле. «Ничек, ул минем яңакка сукты, мин гафу үтенергә тиешмени?» – дигән сорау бирә. Хәл катлаулана: укытучы комиссия алдына бастырыла, матбугат һәм телевидение шаулый башлый, ахыр чиктә гаеплене эшеннән куалар. Директор алдагы айдагы эше өчен – 2 мең доллар, соңгы эшләгән ае өчен 2 мең доллар акча исәпләп, «барысы 4 мең була» дип, кулына тоттыра. «Юк, – ди укытучы, шаккатырып. – Ике меңгә ике меңне кушкач, 22 мең була».
Әлеге фильмда сурәтләнгән вазгыять арттыру булып тоеламы сезгә? Мин үзем мәктәптә нәкъ шундый вазгыятьтә эшләдем. Мәктәптән киткәч, бу теманы газетада берничә тапкыр яктыртырга туры килде. Моннан берничә ел элек Шәмәрдән лицееның җиденче класс укучысы хезмәт укытучысына һөҗүм итеп сугыш чыгарды һәм… укытучыны эштән кудылар. «Ватаным»да күтәрдек без ул вакыйганы, дөреслекне яклап яздык. Лицей укытучыларының берсеннән дә хезмәттәшен яклаган бер сүз алып булмады. Барысы да авызларына су каптылар, куркалар иде чөнки.
«Альтернатив математика»да сурәтләнгән вазгыять узып бара инде. Әнвәри сюжетында сурәтләнгән чынбарлыкка якын вазгыятьтә яшибез. Ике чынбарлык бер-берсенә тәңгәл киләләр ләкин: хакыйкатькә хезмәт итү җәзалана. «2+2=5» сюжеты бүген бар планетада чынбарлыкка әверелеп ята. Хакыйкатьне томалау өчен куркыту иң кулай ысул буларак тормышка ашырыла. Карт Европа да шул юлдан атлый, башка илләр дә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез