Туганнардан көч алабыз. Зәй районының Карман авылында туып үскән бертуган Шәйхесламовлар әнә шулай дип яши. Инде олыгаеп барсалар да, әле дә бер-берсенең күзенә генә карап торалар. Барысы да – иҗатка гашыйк кешеләр, әмма бәхетне башка юлда тапканнар.
Әтиләре Мөнәвир абзыйны балалары бик ыспай кеше иде дип искә ала. Урамга беркайчан да юк-бар кием киеп чыкмаган. Өстендә костюм-чалбар булган аның. Гап-гади машина йөртүче булса да, кешеләр әллә каян танып торган үзен. Берсендә кыш көне юлда туктаган машиналарга өйдән җылы ризык белән кайнар чәй ташый ул. Төн кунып чыгарырга дип 15–20 кеше ияртеп кайтып кергәне дә була. Еллар узгач, салкыннан коткарганы өчен, эзләп табып, рәхмәт тә әйтәләр әле.
Әниләре язган ике шигырьгә композитор Ринат Гобәйдуллин җыр яза. Нурдидә апа да гомере буе төп йортта яши. Каенанасы да җырлый, килен дә.
– Әни хатын-кызның бөтен матур сыйфатларының үрнәге булды. Тигез канатлы, бик бәхетле гаиләдә үстек. Әти-әниебезне искә алмаган көнебез юк, – ди кызлары Фирдәүсә. – Хәзер бөтен рәхәтебез – туганнарыбызның матур тормышында. Ишле гаиләнең рәхәтлеген тоеп яшибез. Туганлык җепләрен өзмичә, озак еллар бергә яшәргә язсын, дип телибез. Татулыгыбызның сере – әтиебез Мөнәвир белән әниебез Нурдидәнең дөрес тәрбиясе.
Бартуганнарның иң олысы Фәйрүзә тегүче булырга хыялланган. Әмма бу һөнәр буенча укырга керә алмый. 40 ел заводта эшли. Пенсиягә чыккач, күңелендә йөрткән хыялын барыбер чынга ашыра. Махсус белем алып, инде 10 ел яраткан эше белән шөгыльләнә.
Фәйрүзә апа – иҗатка гашыйк кеше. Рәсем дә ясый, шигырьләр дә яза. Аннан соң туган Әлфрит исә балачактан рәссам булырга хыялланган. Әмма тормыш юлын әтиләре күрсәтә. «Гомер буе Ленин башы ясап йөреп, гаиләңне ничек ашатмакчы буласың?» – ди Мөнәвир абзый. Шулай итеп, улы шоферлыкка укый һәм гомере буе машина йөртүче булып эшли.
– Пенсиягә чыккач, абыебыз белән җиңги авылдагы төп йортка кайтты. Шунда ул барыбер сәнгать дөньясына кереп чумды: театрда уйный. Беренче тапкыр авыл сәхнәсендә күргәч, шаккаттык. Җиңги белән матур итеп яшәп яталар. Мал тоталар, – ди алты бертуган арасында иң чаясы Фирдәүсә.
Фирданияләре Зәй районының Бигеш авылында 40 ел химия һәм биология укыткан. Классташына кияүгә чыгып, матур гомер итә алар. Фирдания апа электән оста куллы була. Туганнарын матур киемнәр бәйләп сөендерә.
– Без парлап үстек. Апа белән абый, Фирдания апа белән мин гел бергә идек. Миннән соң туган сеңелләр бергә үсте. Фирдания апама аеруча рәхмәтлемен. Ул мине бик якын итте, – ди сеңлесе.
Фирдәүсәнең бик тә җырчы буласы килә. 8 нче классны бетергәч, иптәш кызы белән музыка училищесына укырга китәбез, дип, бер ел үзара русча гына сөйләшеп тә йөри әле алар. Янәсе, тел өйрәнәләр. Әмма иптәш кызы кире уйлый. Шулай итеп Фирдәүсәнең җырчы булу хыялы чәлпәрәмә килә. Берничә көн елап йөри кыз. Шунда апалары укытучы бул, матур итеп киенеп йөрерсең, диләр. Фирдәүсә тырышып чит телләр өйрәнә башлый. Үч иткәндәй, немец теле укытучысы мәктәптән китеп бара. Әмма үҗәт кыз бирешми, телне китаптан өйрәнә.
– Язмыш үзе хәл итте. Мин педагогика институтының чит телләр факультетына укырга кердем. Мәктәптә дә эшләдем, журналистикага да үз өлешемне керттем. 8 ел эчендә татар һәм рус телләрендә күп тапшырулар эшләдем, – ди Фирдәүсә. – Мин дә шигъри җанлы бала идем. Баштарак иҗатыма игътибар биреп бетермәгәнмен. Пенсиягә чыккач, шигырьләремне барлый башладым. Күп икән алар. Китап тышына да, дәфтәр битенә дә, газета почмагына да язып куйганмын. Шуларны җыйдым да зур әдипләргә күрсәттем. Бик ошаттылар. Ике китабым басылып чыкты, өченчесен әзерлибез.
Зәйдәге Аксар авылында гомер итүче Флүрә сеңелләре гомере буе җырлаган. Күптән түгел «Ел хатын-кызы» бәйгесендә дә җиңгән әле ул. «Арабызда иң уңганы», – диләр аны, туганнары яратып.
– Авылдагы, райондагы чаралар Флүрәсез узмый. Матур җырлавы өстенә тәмле пешерә дә әле ул, – ди апасы. – Тормышы да матур булды. Җизни белән 3 малай үстерделәр. Каенанасы белән дә бергәләшеп 35 ел тату яшәделәр.
Төпчекләре Флюзә Алабугада гомер итә. Заманында «Мунча ташы» театрында уйнап йөргән ул. Башта шәфкать туташы булырга укый Флюзә. Әмма бу гына җитми, гел эзләнүдә, белем эстәүдә була ул. Биология укытучысы һөнәрен дә үзләштерә, татар телен дә укыта. Әмма башка өлкәгә кереп китә: инде 20 ел сөт комбинатында лаборант булып эшли икән. Тик кайда гына эшләсә дә, җырны онытмый ул. Ансамбльгә йөрергә дә вакыт таба.
– Бергә җыелышсак, безгә бернинди артист кирәкми. Рәхәтләнеп җырлап утырабыз. Һәрберебез үзенең шигырьләрен сөйли. Аллага шөкер, туганнар белән рәхәт итеп яшибез. Татулыкка ни җитә! – ди Фирдәүсә.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит әле. Алты туганның бабалары да җыр-моңга тартылган. Тик күбесе, бабалары әйтмешли, гаилә туйдыра торган эшне сайлаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез