Газетага язылу

Алты көнлек эш атнасына күчәргә кирәклеген әйткәннәр

Россиядә икътисадны күтәрү өчен 6 көнлек эш атнасына күчәргә кирәк. Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, халыкның сәламәтлегенә берничек тә тискәре йогынты ясамаячак бу. «Икътисадны ныгытырга ниятләсәк, күптән шулай эшлисе иде инде. Сәламәтлеккә килгәндә, бернинди дә зыян юк», – дип сөйләп үткән белгеч. Шул ук вакытта Дәүләт Думасында 6 көнлек эш атнасына каршы чыкканнар, дип хәбәр итә «Газета.ru». Думаның Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов белдергәнчә, 6 көнлек эш атнасына күчү дөрес булмаячак, чөнки икътисадый проблемаларны халык җилкәсенә өяргә карамый. Аның сүзләренә караганда, эш көннәрен арттыру кешеләрдә канәгатьсезлек уятып, икътисадый вазгыятьне начарайтачак. Моңа кадәр хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдергәнчә, эш бирүче белән үзара килешенеп, теләсә нинди эш графигын – дүрт, шулай ук алты көнлек эш атнасын да кертергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре