Алтын, бер дә булмаса велосипедлар алыгыз

Глобаль кризис адымнарын тизләтә. Американың танылган икътисадчысы Питер Шифф: «Минем моңарчы беркайчан да Америка активларының болай массакүләм сатылганын күргәнем булмады. АКШ доллары, облигацияләр һәм акцияләр – барысы да җимерелә. Америка икътисадының муллык поездында хәрәкәтенә әнә-менә кискен тукталыш чик куячак, каешларны эләктерегез», – ди.

Шифф – атаклы брокер, спекуляцияләрдә азау теше чыккан кеше, фикеренә дөньякүләм басмалар колак сала. Эш шуңа күрә җитди. Ул гына түгел, икътисадта аз гына нәрсәнедер аңлаган һәркем моңарчы күрелмәгән сикәлтәгә килеп җитүебезне аңлый. Эльвира Нәбиуллина, мәсәлән, Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашканда, төп ставканы югары тотуларының бер сәбәбе итеп: «Безнең күз алдында хәлләр кискен үзгәрә, һәм әлегә дөнья икътисадының кая таба баруын, бу үзгәрешләрнең Россиягә ничек тәэсир итәчәген фаразлавы бик кыен. Бу – без исәпкә алырга тиешле яңа җитди хәвеф», – диде. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бу хакта күптән кисәтә инде, шундый кисәтүләрнең берсе астына укучылардан берәү: «Бу абзыйга әйтегез: коткы таратмасын», – дип язып куйды. Теләсәгез, иллюзияләр дөньясында яши аласыз, әлбәттә, ләкин бу сезгә кыйбатка төшәчәк.

Штаб квартирасы Нью-Йоркта булган BlackRock халыкара инвестицияләр компаниясе җитәкчесе Ларри Финк: «АКШ рецессиягә бик якын, инде анда булмаса. Трамп пошлиналарның байтагын туктатты, әмма бу адым ышанычны торгызу өчен җитәрлек түгел», ди. Рецессия үзе генә артык куркыныч булмас иде, аны түли алмаслык бурычлар кризисы һәлакәт чигенә якынайта. Трамп командасы ясаган бер адым да уңышка китерми. Дәүләт нәтиҗәлелеге департаменты (DOGE) җитәкчесе итеп куелган Илон Маск федераль бюджет чыгымнарын башта 2 триллион долларга киметергә вәгъдә биргән иде. Аннан соң сан 1 триллионга кадәр киметелде. Хәзер 150 миллиард турында гына сүз алып бара. Белгечләр бу санның да күпкә арттырылган булуын әйтә. Дәүләт чыгымнары Байден вакытындагыга караганда үсте, диләр.

Кризис махсус тизләтелә, аның тизләнеше финанс министры Скотт Бессант исеменә бәйле. Бессант идарә ителешле хаослар китереп чыгару остасы. Трамп аны эшкә алырга теләмәгән, көчләп такканнар. Максаты – дөнья финанс системасын җимерүне тизләтү, диләр. Кешеләргә ул менә нинди киңәш бирә: «Алтын сатып алыгыз, – ди, – бер дә булмаса велосипедлар». Газета хәбәрчесе Кытай үзәк телевидениесе киңәшен генә кабатлый ала: «Иллюзияләр дөньясында яшәүдән туктагыз!»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре