Спекулянтлар криптотәңкәләрдән котылырга тырыша. Бу юлларны язганда, биткоин 91 мең долларга кадәр арзанайды. Өч атна эчендә югалту күләме 23 мең долларга җитте, ягъни октябрь ахырында 1 биткоин сатып алган булсаң, бүген 1 миллион 840 мең сум акча югалттың. Дуров криптотәңкәсе TON бу ел дәвамында 67 процент бәя югалтты. Башка криптотәңкәләр дә түбәнгә тәгәри.
Америка миллиардеры Питер Тиль «Nvidia»ның барлык акцияләрен дә сатты. Nvidia куыгы бик нык күпереп, дөньядагы иң бай компаниягә әйләнгән иде. Аның кәгазьләреннән SoftBank – япон мультинациональ холдинг компаниясе дә котылган. Дөньядагы иң зур хедж-фонд булган Bridgewater Nvidia акцияләрен акчага әйләндергән инде. Олигархик капитал кыйммәтле кәгазьләрдән бәясе иң югары ноктада булганда котыла да, аннан мәтәлчек атып, бәясе чүпкә әйләнгән акцияләрен вак спекулянтлар сата башлый. Алар бөлә, билгеле. Фонд базарында мондый уен «түбәнгә төшереп уйнау» дип атала. Байлар очсызланган кәгазьләрне яңадан җыя башлый. Вак спекулянтлар уенга бәя күтәрелгәч килеп кушыла һәм барысы да яңадан кабатлана. Бу юлы финанс базарын җитди тетрәнү көтә. Моннан йөз элек булган Бөек депрессиядән дә хәтәррәк вазгыять якынлаша.
Трампның Американы коткару сәясәте үзенең көтелгән нәтиҗәләрен бирми. Картаеп, сабый акылы кергән Президент, зур пошлиналар керткәч, АКШ сәнәгате үсеп китәр һәм «американ хыялы» янә тормышка ашар, дип нарасыйларча ышанган иде. Әмма аның хыяллары фонд базары җимерекләре арасында күмелеп калырга охшаган. Трампның тактикасын һәм стратегиясен хәзер һәркем аңлады: аның куркытуыннан курыкмаска кирәк. Сабыр иттеңме, хәзер арткы тизлекне куша. Сабырлыгың җитмәсә, овал кабинет хуҗасын мактый аласың, Нобель премиясенә тәкъдим итәргә теләвеңне әйтәсең, берәр ялтыравык бүләк тә биреп була. Трамп андый куштанлыкка эри дә китә һәм тәләгеңне үти.
Трамп керткән тарифлар нәтиҗәсендә АКШта азык-төлек бәяләре түшәмне вата башлагач, Ак йорт каһвә, чәй, какао, чикләвекләр, җиләк-җимешләргә һәм сыер итенә пошлиналарны болай да кире алды.
4 ноябрьдә Швейцариянең бизнес-лидерлары Ак йортка килде. Буш кул белән килмәделәр: 130 мең долларлык алтын коелма кыстырганнар, кыйммәтле Rolex өстәл сәгате дә эләктергәннәр, шуларга бик мул ялагайлык һәм мактау өстәгәннәр дә 39 процентлы пошлинаны 15 процентка калдырып кайтып киткәннәр. Элегрәк мондый очракны ришвәт алуга тиңләп, Президентларны отставкага озаталар иде. Хәзер заманнар бүтән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез