Сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы – даими рәвештә профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация узу. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече, академик Оксана Драпкина шулай дип белдергән. Бу хакта “Российская газета” яза.
“Даими рәвештә профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация узу – сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы. Мондый тикшеренүләр йогышлы булмаган хроник авыруларны ачыклау һәм аларның көчәюен булдырмый калу мөмкинлеген бирә”, – дигән ул.
Академик сәламәтлекне саклауның 5 кагыйдәсен искә төшереп үткән. Аның әйтүенчә, бу кагыйдәләр хроник чирләр куркынычын 39 процентка киметә.
Белгеч аларны “алтын бишлек” дип атаган. Болар:
*тәмәке тартмау;
*тозны тәүлегенә 5 граммнан күп кулланмау;
*көненә кимендә 1 сәгать җәяү йөрү;
*көненә кимендә 400-500 грамм (5 порция) яшелчә, яшел тәмләткечләр һәм җиләк-җимеш ашау;
*кан басымын контрольдә тоту (140/90 нан югары булмаска тиеш).
Академик сүзләренә караганда, бу кагыйдәләр җыелмасы йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире һәм башка хроник чирләр куркынычын күпкә киметү мөмкинлеге бирә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез