Берне аласың, алты итеп кайтарасың. Бүген торак базарында исәп-хисап әнә шундый. Башка сыймаса да, хәзерге шартларда базар ипотекасы буенча бер бүлмәле фатир өчен алган бурычны ахыр чиктә алты тапкыр кыйммәтрәк итеп кайтарып бирергә туры киләчәк. Торак базарын көз көне ни көтә?
Дамир Хәйруллин шушы арада гына Казанда бер бүлмәле фатир сатып алган.
– Унберенче сыйныфны тәмамлаган улыбыз Динар Казанга укырга керде, – ди гаилә башлыгы. – Без Чаллыда яшибез. Ике ул тәрбиялибез. Аларга дип алып куйган бер бүлмәле фатирыбыз да бар иде. Тик Динарның Чаллыда каласы килмәде. Ике елдан энесе дә мәктәп бетерә, ул да абыйсы янына китмәкче. Шуңа күрә Казанда барыбер торак кирәк булачак дигән фикергә килдек. Балаларыбыз зур, үзебез дә «айтишник»лар түгел. Шуңа күрә гамәлдәге ташламалы ипотека программалары шартларына туры килмибез. Гадәти ипотека гына кала. Чаллыда бер бүлмәле фатирны 4 миллион сум тирәсенә саттык. Җыйган маябызга өстәп, ипотека рәсмиләштердек тә, Казанның Совет районында иске йорттан 6 миллион сумга бер бүлмәле фатир сатып алдык. Кулда азмы-күпме акчасы булган кешегә икенчел торак базарыннан фатир сатып алу отышлырак. Чөнки бәяләр арзанрак, шунда ук кереп яши башларга да мөмкин.
Риэлтор Наилә Хуҗина әйтүенчә, соңгы арада чыннан да иске йортлардагы фатирларга сорау арткан. «Моны Үзәк банкның төп ставканы 20 дән 18 процентка кадәр төшерүенә бәйләп аңлатырга мөмкин. Торакка бәяләр бик нык кыйммәтләнеп китү сәбәпле, фатир сатып алуны кичектереп торучылар күп. Алар старт сызыгына чыгып баскан спортчылар кебек, уңай якка әз генә үзгәреш сизелүгә үк шунда ук карар кабул итәләр. Шул ук вакытта алдагысын көтүчеләр дә күп. Җәй башы белән чагыштырганда торак сатып алырга теләүчеләр якынча 20 процентка артты. Күбесе булганын яңартырга тели. Шунысы да бар: безгә мөрәҗәгать иткән өч кешенең икесе банклар куйган таләпләргә туры килми», – ди белгеч.
Торак базарын көзен ни көтә? «Шәһәр икътисады институты» вице-президенты Татьяна Полиди сүзләренә караганда, бәяләр төшмәячәк.
– Росстат мәгълүматларына караганда, торак базарында бәяләр үсүен дәвам итә. Шул ук вакытта ул илнең төрле төбәкләрендә төрлечә үсә. Статистикадан күренгәнчә, беренчел торак базарында бәяләр, иске йортлардагы фатирлар белән чагыштырганда, кыйммәтрәк. Бу урында шунысын да искәртик: әлеге нисбәт соңгы өч елда үзгәрешсез диярлек һәм 60 процентны тәшкил итә. Ягъни ташламалы ипотека программасы гамәлгә керү нәтиҗәсендә барлыкка килгән аерма әле дә кимеми, – дип сөйләде белгеч матбугат конференциясендә.
Аның әйтүенчә, гадәттә көз көне торак базарында сату-алулар саны артса да, бүгенге шартларда моны көтәргә кирәкми. «Базар ипотекасы бик кыйммәт, ә ташламалы ипотека балалы гаиләләргә генә туры килә. Шуңа күрә торак базарында сорау әллә ни артмаячак дип уйлыйм. Макроикътисадый киңлектә ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, әлбәттә», – диде ул.
Татьяна Полиди билгеләп үткәнчә, бүген торакны күбрәк зур шәһәрләрдә яшәүчеләр сатып ала. «Чөнки тормыш шартлары торак мәсьәләсен хәл итүне кичектерү мөмкинлеген бирми, – ди белгеч. – Торак шартларын яхшыртырга теләүче гаиләләр күбрәк. Аларның бер фатирлары бар. Шуны саткан акчага өмет итәләр. Ипотеканы 2 миллион сумнан да арттырып алмаска тырышалар. Чөнки алганны түлисе дә була. Төп ставка төшмичә, көз көне торак базарында вазгыять әллә ни үзгәрмәячәк».
Сан
Россия банкы китергән саннардан күренгәнчә, быелгы җәйдә илдә торак кредитының уртача күләме 4,5 миллион сум тәшкил иткән. Ипотека алу вакыты исә күзәтүләр тарихында иң зур чиккә якынлашып, 26 елга җиткән. Мондый шартларда базар ипотекасы буенча алган 4,5 миллион сум акчаны якынча 22 миллион сум итеп кайтарып бирәсе булачак, ди белгечләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез