Парта арасыннан – олы юлга. 24 майда республика мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Быел 11 нче сыйныфны – 15 мең, 9 нчыны 47 мең укучы тәмамлый. Мәктәп белән саубуллашу тантаналары ничек үтәчәк? Уку елы нәрсәсе белән истә калачак? «ВТ» хәбәрчесе бәйрәм рухы, уку әҗере, укучы рәхмәте турында белеште.
Берлеләр
11 нчедә – нибары бер генә укучы. Авылларда халык саны кими барганда, мондый хәл табигыйгә әйләнеп бара. Әйтик, Кукмара районының Нырты мәктәбендә быел 11 нче сыйныфны бер генә укучы тәмамлый. Авыл үзе зур булса да, укучылар саны әллә ни күп түгел.
Рәмзия Сәмигуллина – шул бердәнбер Ландыш Галимованың сыйныф җитәкчесе.
– Ландыш Төркәш авылыннан килеп укый. Тугызынчы сыйныфны алар алты бала тәмамлады. Ә унынчыда ул үзе генә калды. Мәктәпне ярата. Тагын ике ел булса да, әти-әниләре янында торасы килде. Бик дус гаилә. Төрле җирләргә экскурсиягә барганда, әти-әнисе техника белән булышты. Ландыш беркайчан да, миңа күңелсез, димәде. Тәнәфестә башка сыйныфлар белән аралашты. Бик сәләтле, тырыш кыз ул. Кул эшләренә бик оста. Төрле фестиваль, конференцияләрдә катнашып, урыннар алды. «Соңгы кыңгырау»га атап, газета чыгарды. Тугызынчы сыйныф укучылары белән бергәләп чыгыш ясаячаклар. Шар очыртачаклар. Акча түгү дигән нәрсә юк бездә. Фотограф чакырттык, укытучыларга чәчәк бүләк итәчәкләр, – ди Рәмзия Сәмигуллина.
Минзәлә районының мари телендә белем бирүче Калтак мәктәбендә дә хәлләр шулайрак. 11 нче сыйныфта Кирилл Яикбаев үзе генә укыган. Әлмәт нефть институтына укырга керергә җыена ул.
– Ямансуларга ирек бирмәдек без аңа, – дип елмая директор Инга Шәрипова. – 9нчы сыйныфтан соң ике укучы калган иде, берсе уннан соң китте. Узган ел да бер генә укучы тәмамлады. Мәктәпкә берничә авылдан килеп укыйлар. Барысы 35 бала. Беренче сыйныфлар юк, киләсе елда да булмаячак. Балалар кими бара шул. Ә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме гадәттәгечә үтәчәк.
Илназ Вахитов та – Теләче районының Иске Җөри мәктәбенең бердәнбер укучысы. Хыялы – IT белгеч булу. КФУга укырга керергә җыена.
– 9 нчы сыйныфны икәү тәмамлаган идек. Унда үзем генә калдым. Дәрестә күңелсезрәк булды шул. Аралашырга дус юк бит. Укытучылар көн саен сорый. Әмма моның яхшы ягы да бар: күбрәк өйрәнәсең, игътибар җитә. Бәйрәмне тугызынчылар белән бергә уздырабыз. Алар өчәү. Биюләр, җырлар өйрәнәбез. Безгә унынчылар да ярдәм итә. Укытучыларга рәхмәтлебез. Аларга бүләкләр әзерлибез. Гади дә, артык кыйммәт тә түгел. Фотоальбом ясатып тормадык. Үзем генә бит мин. Имтиханнар якынлашкан саен, күбрәк борчылам. Куркыта, – ди Илназ.
Алтын мәктәп
Әтнә районының Күңгәр мәктәбендә бүген 105 укучы белем ала. 11 нче сыйныфны 11 бала тәмамлый. Биш укучы алтын медальгә өметләнә. Бу мәктәп узган ел да белем нәтиҗәләре белән шаккатырган иде. 7 укучының бишесе мәктәпне – алтын, берсе көмеш медальгә тәмамлады. Иң мөһиме: барысы да белемнәрен аклаган. Күңгәр мәктәбен тәмамлаган укучылар ел саен вузларга укырга керә. БДИ нәтиҗәләре начар була да алмый. Укытучылар көн саен дәрестән соң укучыларны имтиханга әзерли. Бушлай. Сүз уңаеннан, 2015 елда «Иң яхшы 100 авыл мәктәбе» бәйгесендә беренче урын алганнар иде. Быел төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда яуланган 40 призлы урыннары бар.
Директор урынбасары, рус теле укытучысы Ландыш Әхмәтова әйтүенчә, мәктәптә тормыш бик гади. Укучылар укытучыларга «абый», «апа» диләр.
– Шәһәрдә «Соңгы кыңгырау», чыгарылыш кичәләре бик кыйммәткә төшүгә аптырыйбыз. Бездә андый нәрсә юк Барысы да арзан. Мәктәп белән саубуллашу кичәсендә уку алдынгыларын бүләклибез. Укучыларның балачактан бүгенгегә кадәрге фотоларын җыеп, газета чыгардык. Чыгарылыш кичәсендә ашханәдә чәй эчәбез, – ди Ландыш Әхмәтова.
Оча шарлар...
Балтач районының Нөнәгәр мәктәбендә барлыгы 80 бала укый. 11 нче сыйныфны 6 бала тәмамлый, тугызынчылары җидәү. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә әти-әниләр, ветеран укытучылар, җирле җитәкчелекне чакыралар. Олы тормыш юлына атлаучы яшьләр, теләк теләп, шарлар очыра.
– Әти-әниләр белән бергәләп концерт куялар. Егетләр әниләре белән, кызлар әтиләре белән вальс әйләнә. Сюрприз әзерләү дигән нәрсә бар. Укытучыларга чәчәк бүләк итәләр, – ди ул. – Укучылар саны кими барса да, бәйрәмнең яме бетми. Гомердә истә кала торган бәйрәм бит бу. Ел саен иң яхшы укучыны билгелибез. Грант отучыга акча бирәбез. Быелгы укучыларның күбесе техник вузларга укырга керергә җыена, – ди директор Айрат Сөләйманов.
Кама Тамагы районындагы татар мәктәбенең чыгарылыш укучылары роза чәчәкләре утырткан. Директор Гөлназ Галиханова әйтүенчә, укучылар үз аллеясын булдырган.
– Бу – эшнең башы гына әле. 11 нче сыйныфны 3 укучы тәмамлый. Роза үсентеләре алып килгәннәр иде. Аларга тагын тугызынчы сыйныфлар да кушылды. Тагын тугыз чәчкә өстәлде. Бу – укытучыларга, мәктәпкә хөрмәт билгесе, – ди ул.
Шәһәрдә ничек?
Казанның «Адымнар» мәктәбендә 4 нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлаган инде. Зурраклар атна ахырында күңел ачачак.
– Мәктәп чаралары һәр елдагыча инде. Театральләштергән тамаша күрсәтәләр. Укучылар үзләре куя. Соңгы вакытта әти-әниләр профессиональ режиссерларны яллый башлады. Элекке үзешчәнлек юк. Әти-әниләрнең таләпләре арта чөнки. Һөнәр осталарын чакыралар. Бездә унберенчеләр белән «Созвездие – Йолдызлык» режиссеры да эшли. Чара актлар залында үтә. 11 нче сыйныфны – 164, 9 нчы сыйныфны 284 бала тәмамлый. Олимпиада җиңүчеләрен бүләклибез. Узган ел БДИда 100 балл алучыларга унар мең сум акча бирдек. Былтыр андыйлар бишәү иде. Быел да шулай ниятләп торабыз, – ди директор Айдар Шәмсетдинов.
Түбән Каманың 35 нче лицее да бәйрәмгә шау-гөр килеп әзерләнә. Аны әти-әниләр белән бергә мәктәптә үткәрергә җыеналар. Быел 11 нче сыйныфны 107 укучы тәмамлый.
– Өч ел рәттән укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучыларына махсус бүләк әзерләде. Ана телен өйрәтүчеләргә хөрмәт зур. Илсөя Бәдретдинованың «Карандашым-китабым» җырына парлы бию биеделәр. Быел 60 тан артык егет хор белән җырлаячаяк. Башка серне ачмыйбыз әле, – диделәр мәктәптә.
Мөнәсәбәт
«Соңгы кыңгырау» тантанасына чыгарылыш укучыларының 26 проценты 6 мең сум тирәсе акча тотарга җыена. Һәр бишесенең берсе 20 мең сумнан күбрәк бирергә риза. 15 проценты кесә такырайтуга бөтенләй каршы. Әлеге суммага өс-баш чыгымнары да кергән. Яртысыннан күбрәге бәйрәмнең мәктәптә үтәчәген әйткән. 24 проценты паркларга, аттракцион, батут үзәкләренә бармакчы. 16 проценты кафе, ресторанда ял итәчәк. Укучыларның 84 проценты мәктәп тантаналарын тормышта мөһим бәйрәм дип санаса, 9 проценты, 4 нче сыйныфтан соң чыгарылыш кичәсе кирәкми, дигән. Калганнары өчен аттестат алу да җитә. «Почта банкы» уздырган сораштыру нәтиҗәләре бу.
Сан
Узган ел Татарстанда 11 нче сыйныфны 14 329 (5584 е – Казанда) укучы тәмамлаган. 9 нчылар 44 550 (13 996) булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез