Алып баручы Гөлназ Гайсина: «Бүген кеше кешегә тартыла»

Туйсыз, бәйрәмсез яши алмый инде безнең халык. Шуңадырмы, соңгы елларда мәҗлесләр зур бер индустриягә әйләнде. Туй-юбилейлар гына түгел, авыллардагы Сабан туйларына да каяндыр алып баручы, җырчылар чакыру – табигый хәл хәзер. Ләкин бәйрәмнәрнең хуҗалары алар түгел – күпләр шуны истән чыгара. Үзен «гади, җылы бәйрәмнәр алып баручы» дип атаган Гөлназ Гайсина шундый фикердә. Чаллыда яшәүче алып баручы белән без мәктәп һәм бәйрәмнәрнең тәрбияви ягы, үткәннәргә кайту һәм җылылык эзләү турында сөйләштек.

Шәһәр балаларын биетү

Тукай районының Калмия авылында туган Гөлназны кечкенәдән сәхнәдән төшермиләр диярлек. Китапханәдә эшләүче әнисе белән бергә авыл бәйрәмнәрен дә, мәктәптә уза торган чараларны да ул алып бара.

– Ник шунда артистлыкка яки журналистикага укырга кирәген әйтүче булмагандыр... Авылдан берәү пединститутка дип чыгып китте дә, мин дә шуның артыннан киттем инде. Чаллыда институтта укыганда, театрга чакыралар иде. Авылларда спектакльләр куеп йөрдек. Матурлык һәм иҗатка бәйле бер бәйгене дә калдырмадым ул чакта. Иҗатка булган мәхәббәтне күңелдән алып ташлап буламыни? – дип искә ала Гөлназ Гайсина.

28 ел буе мәктәптә эшләгән вакытта да тәрбия һәм иҗат дөньясында кайный ул. Мәктәптә укучы һәр баланы татарча биергә өйрәткәнен бөтен авырлыгы, шул ук вакытта рәхәтлеге белән искә ала.

– Эшкә 1992 елда килдем. Ул вакытта мин эшлисе белем йортының рус мәктәбеннән татар мәктәбенә әйләнгән чагы. Педагог-оештыручы буларак, миңа бөтен мәктәп баласына татар биюе өйрәтергә куштылар. Ике сменада укый торган мәктәп. Күпме бала икәнен әйтеп торасы юктыр. Әле бит алар барысы да – шәһәр балалары. Татарча биергә атлыгып торучылар да, минем кулымда программасы да, тәҗрибәм дә юк, – ди әңгәмәдәшебез. – Әмма биеттем мин аларны. Яшьлегем белән авырлыгын сизмәгәнмен дә.

Сусау

– Педагогик стажым тулгач – 50 яшемдә лаеклы ялга чыгарга туры килде. Ул чакта мәктәптән китүнең ни дәрәҗәдә авыр булганын белсәгез иде... Бөтен яшьлегемне шунда калдырдым бит, – дип үзе турында сөйләвен дәвам итә Гөлназ ханым.

Мәктәптә эшләү белән бәйрәмнәр, мәҗлесләр алып бару арасында әллә ни аерма юк дип саный ул.

– Чөнки мин һәр бәйрәмне тәрбияви итәргә тырышам. Бәйрәмнәрне, мәҗлесләрне шактый күрәбез бит инде. Мин шуңа игътибар иттем: алар бит халык теләгәнчә узмый. Анда алып баручылар да, артистлар да фәкать үзләрен күрсәтә. Милли бәйрәмнәрдә исә йолаларга, гореф-гадәтләргә урын бөтенләй бирелми. Ә бит кешегә шул кирәк бүген! Кеше шуңа сусаган! Бу өлкәдә эшли башларга менә шулар этәргеч булды, – ди алып баручы.

Сабан туйларының җыр-биюгә генә кайтып калуына аптырый ул да. Гармунсыз узуларына борчыла. Халык бәйрәмендә үзәктә, мәйдан уртасында халык үзе булырга тиеш, ди ул.

– Иң күп бала әнисе, иң күп мал асраучы, иң ерактан кайтучы кем, дип сорыйм. Мәйдан уртасына чыгарам, аларга сүз бирәм. Иң күп помидор утыртучы кем? Ә кемнең быел помидоры өшеп бетте? Икесен дә чыгарам халык каршына. Помидоры уңган кешегә: «Уңыш җыйган вакытта менә бу кешегә бер чиләк булса да помидор бирәсең, яме. Менә күпме кеше шаһит», – дим. Әбиләрнең һәркайсы янына килеп җырлатам, сүз әйттерәм. Кешенең әнә шуннан күңеле була, әнә шулай күңелле бит, – ди Гөлназ Гайсина.

Кешегә тартылу

Бүген мәҗлесләр дә – тулы бер индустрия. Халык хәзер юбилеен да, туй көнен дә, бәби чәйләрен дә зурлап, кафе-рестораннарга барып, күп итеп кунак җыеп уздыра. Бай яши башладыкмы? Узышабызмы? Дус-туганнар белән очрашу теләгеме бу?

– Кеше хәзер усал, дисәк тә, соңгы арадагы катлаулы тормыш күпләрне «йомшартты». «Бүген яшәргә кирәк» кебек сүзләр – хәзер буш сүзләр түгел, ә күп кешенең тормыш девизы. Күпләр мәҗлесләрне мөмкинлек булганда, дус-туганнар исән-сау чакта, аларны җыю теләге белән уздыра. Менә шунысы күңелне сөендерә, – дип җавап бирде Гөлназ Гайсина. – Узышу теләге дә бардыр, әмма санаулы кешедә генә дип уйлыйм. Кешенең йөрәге яна, югалтулар күп, хәсрәт күп. Шуңа күрә кеше кешегә тартыла. «Йолдыз» булып саналучы артистлар да кирәк түгел, дим. Бәйрәмне алардан башка да рәхәт итеп, җылы итеп уздырырга була бит. Җитмәсә, артистлар бөтен игътибарны үзләренә алалар да, бәйрәм хуҗалары гел онытыла. Алай булырга тиеш түгел.

Яшьләр арасында никах һәм туй мәҗлесләрен йоласына туры китереп уздырырга теләүчеләр артуы сизелә, ди Гөлназ ханым.

– Бер ун еллар элек килен төшерү йоласы алай ук популяр түгел иде әле, хәзер күпләр «апа, безгә менә шулай кирәк» дип киләләр, – ди әңгәмәдәшебез. – Менә мин күпме бәйрәм уздырам – яшьләр арасында берәр салмыш кешене күрсәм ярар иде. Ә бит без бәләкәй чакта мәҗлесләр сугыш белән тәмамланды. Менә бу да күңелне куандыра.

Сүз көче

«Сүзеңне үлчәп сөйлә» гыйбарәсенең дөреслегенә дә, сүз көченә дә тулысынча ышана Гөлназ ханым.

– Бервакыт 70 яшьлек апаның юбилеен уздырдык. Кызы оештырды, минем белән дә ул сөйләште. Бу апабыз кызын тапканнан бирле – 45 ел буе депрессиядә икән. Хастаханәдән кайтып керми. Мин моны орышып аттым. Мин әйтәм: «Булды, җитте, өй белән хастаханә юлып таптаудан туктарга вакыт. Беренче оныгыңа наз да, җылылык та кызганмагансың, икенчесенә игътибар да итмәгәнсең». Елады бу. Аннары көлде. Шуннан бирле хастаханәгә кергәне юк икән – кызы шулай диде. Менә сүз көче! – ди алып баручы. – Һәр бәйрәмдә кеше ишетергә теләгән сүзләрне әйтергә тырышам.

Сүз димәктән, Гөлназ Гайсина шигърияткә дә бик мөкиббән. Сәхнәләрдән татар шигырьләре бик сирәк яңгыраган заманда ул алып барган концертлар шигъри сүз белән үрелә. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров концертында күргәч, нәкъ менә шул ягы белән истә калган иде Гөлназ ханым.

– Җырчылар белән төрле мәҗлесләрдә очрашырга туры килә. “Каян килеп чыктың син, ник без сине моңарчы күрмәдек?” диючеләр дә бар. Концертларын алып барырга чакыралар, – ди алып баручы. – Шигырьләрне халык бик ярата. Социаль челтәрләргә видеолар урнаштыргач, “Менә бу шигырьне синнән ишетәсе килә”, – дип күпме кеше яза...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре