Җәмәгать транспортында билет сатып алганда QR-кодны да тикшерәчәкләр

Билгеле булганча, Татарстанда җәмәгать транспортыннан файдалану өчен дә QR-код системасын гамәлгә кертү ниятләнә. Аны транспорт чарасына керү юлында түгел, ә пассажирлар билет сатып алган вакытта тикшерәчәкләр. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров журналистлар белән очрашу вакытында белдерде.

- Берәү дә кешеләрне урамда тотмаячак. QR-кодны тикшерү билет сатып алганда башкарылачак. Ягъни, пассажир билет сатып алганчы, кондуктор аннан QR-код сораячак, - дип аңлатты ул. - Коды юк икән, ул транспорттан чыгып китәргә тиеш булачак. Битлек кию режмы да шул рәвешле контрольдә тотыла.

Мондый чикләү чарасы метрога да кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре