Газетага язылу

Америка өрәңгесен, балтырганга тиңләштереп, юк итмәкчеләр

«Рослесхоз» Америка өрәңгесен балтырганга тиңләштерергә ниятли. «Американский клен», Россия урманнары өчен, балтырган кебек үк зарарлы.

Шуңа күрә икесен дә урманнарга зыян салырдай хәтәр үсемлекләр төренә кертергә ниятлиләр. Аларны, ачыклап, юк итү, шулай ук үрчемәсеннәр өчен чаралар күрү мәсьәләсен хәл итәргә җыеналар, дип яза «Российская газета».

Рослесхоз мондый үсемлекләр исемлеген раслау турында боерык проектын эшләгән. Документ, җәмәгатьчелектә фикер алышу өчен,   порталына урнаштырылган. Биредә сүз үсемлекләрнең ике төре: Сосновский балтырганы (Heracleum sosnowskyi Manden) һәм корычагач яфраклы өрәңге, ягъни Америка өрәңгесе ((Acer negundo L.) турында бара.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре