Газетага язылу

Америкада төшә, Россиядә күтәрелә

Россия нефтьчеләреннең күптәнге хыялы тормышка ашты. Алар бензин бездә дә Америкадагы кебек кыйбат булсын дип телиләр иде. Бу теләк чынбарлыкка әверелде. Америка Энергетика министрлыгы ваклап сатуда бензин бәясенең психологик яктан мөһим булган түбән чикне узуы турында рәсми белдерү ясады. Хәзер бер галлон бензин өчен 3 доллардан азрак акча сорыйлар. Искәртәбез: бер АКШ галлоны 3,785 литрга тиң. Океан артында мотор ягулыгна бәя инде берничә ел рәттән түбәнәя, Россиядә күтәрелә. Хәзер Россиядәге бензинның уртача бәясе АКШтагыга караганда 8 процентка кыйммәтрәк дип яза федераль матбугат. Кайбер штатларда бер галлон бензин 2,5 доллар гына тора башлаган.

Ягулыкның шулай очсызлануы нефть бәясенең түбәнәюенә бәйле. Россиядә мотор ягулыгына бәя бөтенләй башка законнарга таянып үзгәрә. Бездә кара алтын очсызлану ягулык бәясенең артуына китерә, җир мае кыйммәтләнсә дә шулай ук. Америкада бензин бәясендә нефть өлеше 50 процент тәшкил итә икән, бездә 10 процент кына. Россиядә мотор ягулыгына бәяне нефть түгел салымнар һәм акцизлар хәл итә. Бензин колонкасындагы ягулыкта алар өлеше – 60 процент.

Бездәге ягулык бәясенең американнарныкын узып китүенең тагын бер җитди сәбәбе бар. Ул – долларның очсызлануы. Валюта курслары векторы хөкүмәт теләмәгән якка таба үзгәрә. Инде байтактан рәсми даирәләр сум бәясен төшерергә кирәк дип сүз чыгарсалар да, финанс аналитиклары озакламый 1 долларга 100-120 сумлык бәя урнаша дип вәгъдә өләшсәләр дә, валюта базары аларны тыңламый. Доллар 70 сумга таба хәрәкәт итә. Россия өчен бу зур проблема. Бюджет дефициты шуңа карап үсә. Сумны төртеп ексаң, казна шунда ук тулыланачак. Әмма сум федераль чиновникларның котын алып ныгуын дәвам итә. Сәбәбе гади: капиталның чит илгә качуы тукталды. Бердән, санкцияләр моңа юл куймый, икенчедән, Үзәк банк чит илгә валюта чыгаруны чикләде. Югары даирәләр хәзер бу чикне бетерергә булды. Үзәк банк 8 декабрьдән башлап чикләүче кагыйдәләрне үзгәртә. Дус илләрдән килеп монда эшләүчеләр туган илләренә акчаны күбрәк һәм җиңеләрәк озата башлаячак. Сум очсызлангач, тормыш рәтләнә дип уйламагыз, начарая. Безнең өчен түгел, файда казна өчен генә.

                                     

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре