Европа Үзәк банкы президенты Кристин Лагард: «Без чып-чын шок белән очраштык. Бу шок, мөгаен, без күз алдына китерә алганнан да зуррактыр. Гадәти тормышка кире кайту өчен еллар кирәк булырга мөмкин. Финанс базарлары аларны нәрсә көткәнен аңламый», – дип белдерде.
Әлегә нефть бәясе түзәрлек югарылыкта. Ләкин Азия илләрендә ягулык дефициты зур чиратлар тезде инде. Британнар да ягулык салу станцияләрендә барлык буш савытларга бензин тутыра. АКШта бензин бәясе көн саен яңа биеклек яулый. Мотор ягулыгы һәм ашлама гына түгел, пластикка бәяләр күтәрелә. Нефтьнең илле проценты пластик эшләүгә тотыла икән. Барлык сәүдәнең пластик төргәкләр һәм савытлардан файдалануын истә тотканда, базар бәяләренең котылгысыз югары сикерәсен фаразлау кыен түгел.
Тормышның катлаулануы көнбатышлыларда хаклы ризасызлык уята. Үткән ялларда америкалылар һәм европалылар сугышка каршы протест мәйданына чыкты. «No Kings» протест хәрәкәтендә катнашучылар Оушен-Бич пляжында, Сан-Франциско шәһәрендә җыелып, «TRUMP MUST GO NOW!» («Трамп хәзер үк китәргә тиеш!») дигән язу рәвешендә тезелделәр. Хәрәкәтне оештыручылар ризасызлык акцияләрендә 9 миллионнан артык америкалы катнашты, диләр. Америка тарихчысы һәм публицисты Таддеус Расел: «Бу –1776 елда башланган АКШ глобаль империясе тарихында күпсанлы америкалылар дошманның җиңүен теләгән беренче сугыш», – дигән белдерү ясады. Мәшһүр Арнольд Шварценеггер, Дональд Трампка мөрәҗәгать итеп: «Син – уңышсыз лидер. Тарих теркәп калдырачак: син – Америка тарихындагы иң начар Президент. Әмма яхшы яңалык та бар: син тиздән иске твит кебек онытылачаксың», – дип ярсыды.
Рейтингы гадәттән тыш түбәнәеп баручы АКШ лидеры исә коры җир операциясе игълан итәргә әзерләнә. Төбәккә моның өчен кирәкле өстәмә көчләр китерелә. Белгечләр, җир сугышы апрельнең беренче көннәрендә үк башланырга ихтимал, диләр. «Операция» башлана калса (башлану ихтималлыгы 99 проценттан югары), АКШ өчен гаҗәп уңайсыз шартларда старт алачак. Иран «Җандфада» («Җанын корбан итү») дип аталган кампания башлап җибәрде. Ул, АКШның җир өсте операциясе булырга мөмкин дигән хәбәрләр фонында, АКШ гаскәрләренә каршы көрәшү өчен иреклеләр җәлеп итүгә юнәлтелгән. Пакыстан пуштуннары 1 миллион коралланган сугышчы белән Иранга ярдәмгә килеп, җиһад юлына басарга әзерлекләрен белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез