«Ана капиталы темасы буенча эшлибез. Тема катлаулы, декабрьгә әзерләп бетерергә тырышабыз», - диде вице-премьер.
Нинди үзгәрешләр көтелүе турында әлегә билгесез.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ана капиталын күп балалыкка ярдәм итүгә юнәлтергә тәкъдим итте. Ул икенче һәм аннан соң туган балаларга түләү беренчесенә караганда азрак булганлыктан аны үзгәртергә тәкъдим итте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез