Ана кеше һәм улы трассада әйләнгән микроавтобуста һәлак булган

Фаҗига Мәскәү өлкәсендә М-12 трассасында була, анда микроавтобус ике җиңел машина белән бәрелешә һәм әйләнә. Һәлакәттә ана кеше һәм аның тугыз яшьлек улы һәлак булган, дип яза "Газета.Ru".

Шаһитлар сөйләвенчә, микроавтобус йөртүчесе юлда туктаган җиңел машинаны күреп өлгермәгән һәм килеп бәрелгән. Бәрелгәннән соң, хатын-кыз әле исән була, ләкин каты яралана. Ул үтеп баручылардан баланы коткарырга үтенгән.

Малайның әтисе улын машинасыннан үзе тартып чыгара һәм аны һушына китерергә тырышып карый, ләкин инде соң була. Бала урынында үлгән, ә аның әнисе хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.

Микроавтобуста тагын өч бала була. Аларны җитди җәрәхәтләр белән Рошаль исемендәге балалар хастаханәсенә китерәләр. Сабыйларның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли. Балалар белән хастаханәгә җиде өлкән яшьтәге пассажир эләккән.

Зыян күрүчеләрне эвакуацияләү өчен санитар вертолет җәлеп итәргә туры килгән. М-12 трассасы буйлап хәрәкәт алты сәгатькә блокланган.

Тикшерүчеләр куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре