Ана кеше яңа туган баласын 100 мең сумга саткан

Ингушетиядә Кантышево авылында яшәүче хатын-кыз үзенең яңа туган баласын икенче хатынга саткан. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Килешү узган елның октябрендә булган. Сатып алучы Сунжи шәһәреннән 56 яшьлек хатын-кыз булып чыккан Ул 21 яшьлек ана кешегә баласы өчен 100 мең сум түләгән.

Ике хатын-кыз да тоткарланган инде. Аларны кешеләр белән сәүдә итүдә гаеплиләр. Генетик экспертизалар билгеләнгән, җинаятьнең бөтен шартлары ачыклана.

Төбәкнең Эчке эшләр министрлыгында сатып алучыны өй аресты астына җибәргәннәр, ә әнисен вакытлыча тоту изоляторына урнаштырганнар, дип хәбәр иттеләр. Бала белән бар да яхшы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре