Әнә туктый автомобиль

Көнбатыш чикләрдәге хәрби конфликтның тукталуы Россия өчен дә мөһим. Мәскәү сөйләшүләрнең өченче раундына әзер булуын, ләкин Киевта ашыкмауларын белдерә. Икътисадый вазгыятьнең начараюы СВОга бәйле булуын Путин үзе әйтеп тора хәзер. Социаль тармак статистикасы да, сәнәгать күрсәткечләре дә сөендерми.

Дөрес, Росстат оптимизм сакларга тырыша, әмма бизнес җилкәне басып торган йөк авырлыгыннан зарлана. Төп ставканың югарылыгыннан зарланмаган беркем дә юк. Июль утырышында, Үзәк банк телиме-юкмы, ставканы төшерергә мәҗбүр итәрләр: 1–2 процентка түбәнәю күз алдында тотыла. Үзәк банк үзе дә әйтеп тора: халыкның кредитлар буенча кичектерелгән бурычлары 1,5 триллион сумга җиткән. Сизелерлек зур сумма бу. 2023–2024 елларда банк ставкалары 35 процентка җиткәч, бурычка алучылар үзләрен аеруча авыр хис итә. Мәскәү ипотекасында өстәп түләүләр рекордлы санга җиткән: бер квадрат метр өчен 3,2 миллион сум түләргә кирәк, шуның 2,6 миллион сумы – процентлар. Андый акылдан язган акчалар түли башласаң, бөлмәс җиреңнән бөләрсең.

Халыкның реаль керемнәре үсү турындагы рәсми рапортларны кыек статистика саннары кире кага. Автомобиль базары җимерелеп бара. Дилерларның өчтән бере ябылырга мәҗбүр. Яңа автомобильләр саны кими. Кытай автомобильләрен китерү дә азая. Дөресен генә әйткәндә, чин автомобилен алучыларның күбесе терсәкләрен тешләргә әзер: кыйммәт, сыйфат тәнкыйтьтән түбән. Кыйммәт шуның өчен: пошлиналар һәм җыемнар безнең базардагы Кытай брендларын ике-өч тапкыр кыйбатка әйләндерә. Халык хәзер Кытайдан тотылган Көнбатыш брендларын китертү белән мәшгуль. Кайчан гына үзебездә җыелган маркаларны кытайлар җыйганы белән алыштырырга туры килә.

Җиңел автомобильләр генә түгел, йөк автомобильләре базары да торгынлык кичерә. Зур булмаган транспорт компанияләре йөк ташырга заказлар юклыктан интегә һәм лизингка алган машиналарны кире кайтарып бирергә мәҗбүрләр. Белгечләр ай саен лизингка бирелгән 1200 йөк автомобиленең кире алынуын әйтә. Лизинг компанияләре дә кыен хәлдә, бөлмәс өчен аларга техника бәясен нык түбәнәйтеп сатарга туры килә. Йөк автомобильләрен сату турында белдерүләргә карасаң, хуҗалары ярты бәясенә сатарга әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре