Газетага язылу

Ана хакы: 46 яшьлек ир инде өч ел урында яткан әнисен тәрбияли

Ана хакы: 46 яшьлек ир инде өч ел урында яткан әнисен тәрбияли

Язмыш

«Күршедә бик авыр хәлдә калган кардәшем яши. Авыру әнисен карый ул. Кечкенәдән диндә, эчеп-тәртипсезләнеп йөри торган егет түгел. Әнисе гел урын өстендә. Улы аны ташлап чыгып китә алмый. Күршем беркайда да эшләмәгәч, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен бурычлары җыелган. Шул гаиләгә ярдәм оештырып булмасмы?» Телефонга Мамадыштан әнә шундый эчтәлектәге хәбәр килеп төшкәч, районга кайткач, бу гаиләнең дә хәлен белешеп чыгарга булдык.

Башыңа төшсә...

Бөтен җире ялт итеп җыештырылган, авыл өен хәтерләткән шәһәр фатирына килеп кердек. Моннан өч ел элек Хәмидә апа Хәсәнова башына ясаткан операциядән соң урын өстендә калган. Хәзер бөтен өмете – 46 яшьлек улы Рөстәмдә.

– Кинәт кенә шушындый хәлгә калдым бит, балалар. Аяз көнне яшен суккан төсле булды инде ул. Башыма операция ясатам да бөтен авыруларымны онытам, дигән идем. Нинди монда! Чир арты чир генә калкып тора хәзер, – дип елап ук җибәрде Хәмидә апа.

Сүзләрен аңлау кыенрак. Рөстәм әнисенең, шундый хәлдә булса да, яшәвенә сөенә.

– Әнием гомере буе хастаханәдә буфетта эшләп, пенсиягә чыкты. Тыныч кына, булганына шөкер итеп яшә бит инде! Кинәт кенә йөреше үзгәреп китте. Табиблар башын тикшертеп карарга киңәш итте. Чаллыга барып күрендек, башына су җыелган, үзеннән- үзе бетәр, дигәннәр иде. Әмма әни башы авыртудан зарлана башлады. Яңадан тикшеренә башладык. МРТ нәтиҗәсе сөендермәде – әнинең башында 10 сантиметрлы шеш күреп алдылар. Ике атна гына көттек тә, операция ясадылар. Шуннан соң өянәкләре башланды. Хәле начараеп китте. Өйгә кайтканда йөри алмый иде инде, – дип сөйли Рөстәм. – Әле ярый, әйбәт кешеләр очрап торды. Моңа кадәр авыру караганым юк иде, беренче елда бик кыен булды. Әнине нишләтергә дә белмәдем. Җитмәсә, хатыным белән дә килешә алмадык. Мин әнине калдырып чыга китә алмыйм, эшләмәгәч, акча юк. Акча җитми дип, хатыным аерылды. Һичьюгы пособие алырмын, диде. Ике балабыз бар. Без бит талашып, сугышып аерылмаган. Аралашып торабыз. Ике баламны да ташламыйм. Алар янына да барам. Тик мин әнигә кирәгрәк. Хатыныма, әйдә, берләшик, бер түбә астында яшик, тормыш итү җиңелрәк булыр, дип тә караган идем. Ризалашмады. Мин авыру карамыйм, диде. Бергә булсак, ничек тә авырлыкны җиңәр идек әле.

Рөстәм элек Алабугага йөреп эшләгән. Эшендә дә яратканнар, мактап кына торганнар. Хәзер эшкә йөрү мөмкинлеге юк. Әни безне үстерде, аны тәрбияләргә хәзер безнең чират, ди ул.

– Без ике бала үстек. Әти 38 яшендә үлеп китте. Үсмер чак авыр елларга туры килде. Талон дигән нәрсәләр дә эләкте. Әни, безне кеше итим дип, күп эшләде, ялның нәрсә икәнен белмәде. Безнең өчен яшәде, дисәк тә була. Туганым Казан тирәсендәге бер авылда яши. Маллар тота. Кайтканы да юк. Әнинең бертуганнары да бар. Алар да килми. Хәзер бит кешедә кешенең эше юк. Үз кайгың белән утырасың да каласың, – ди Рөстәм. – Иң кыены әниемне юындыру. Әмма аның да җаен таптым. Башыңа төшсә, башмакчы буласың икән ул. Кабартыла торган ваннабыз бар. Шунда әнине яткырып юындырам. Әле элек бер сүз әйтә алмый иде. Аякларын да селкетмәде. Хәзер, Аллаһка шөкер, әзрәк аяклары да хәрәкәтләнә башлаган кебек, гәүдәсен дә тотмакчы була. Әкренләп сөйләшергә дә өйрәнде. Тәүлек буе ярдәмгә мохтаҗ бит ул. Шул арада кан басымы күтәрелеп китә. Гел даруда тора инде.

«Акчасызлык харап итте»

Хәмидә апага инвалидлык биргәнче, шактый вакыт уза. Рөстәм әнисенең опекуны булып саналса да, моның өчен аңа акча бирмиләр. Бары тик эш стажы бара, ди. Авыру карагач, пенсиягә 55 яшьтән чыгу мөмкинлеге бар икән.

– Группа рәсмиләштергәнче әни 15 мең сум пенсия алды. Шул акчага бөтенебез яшәдек. Әле бит ул чакта бер генә дару да бушка бирелми, подгузниклар да юк. Бөтен әйберне үзеңә сатып аласы иде. Инвалидлыкны да озак көттек, ә аннары үзенә тиешле әйберләрне ала башлаганчы шактый вакыт кирәк булды. Әле бит бу авыруы янына башкасы да килеп чыгып торды. Шул вакытта без бурычка баттык. Торак-коммуналь түләүләргә акчам булмады. Әҗәтем 140 мең сумга җитте инде. Әмма мин аны берничек тә түли алмыйм. Хәзер инде үзем дә авыруга сабыштым, дарулар эчеп кенә торам, – ди Рөстәм. – Бу дөньяда яхшы кешеләр күп. Аларга чиксез рәхмәтлемен. Ризык китерүчеләр дә бар, әнигә ортопедик караватка кадәр бирделәр. Ир кешегә ярдәм сорау килешмәгәнен дә беләм, әмма башка чарам юк. Әгәр бу бурычларымнан котыла алсам, кабат инде әкренләп ничек тә түләп барыр идем.

Рөстәм Хәсәновка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты

Получатель: ХАСАНОВ РУСТЕМ МАНСУРОВИЧ

Номер счёта: 40823810162490005769

Банк получателя: отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк

БИК: 049205603

Корреспондентский счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

Почтовый адрес банка: г. Мамадыш, ул. М. Джалиля, 18

Мамадыш районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алия Мөбарәкшина:

– Рөстәм Хәсәновның безгә мөрәҗәгать итүе кирәк. Шәхси мәгълүматлары белән аларга дәүләттән нинди ярдәм тиешлеген ачыкларбыз. Монда ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Сез Рөстәмгә минем телефон номерын бирегез, элемтәгә керсен. Районда авыр хәлдә калган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү комиссиясе дә эшли. Кулдан килгәнчә булышырга тырышырбыз.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре