Анапа комлыкларының ачылу-ачылмавына ачыклык керткәннәр

Анапа комлыклары мазут белән пычранган хәлдә калуын дәвам итә. Бу хакта NEWS.ru “Здоровое Отечество” иҗтимагый хәрәкәте рәисе Екатерина Лещинская сүзләренә таянып яза.
Ул Анапада ял итүчеләрнең сәламәтлегенә җитди зыян килү куркынычы турында кисәткән. Аның әйтүенчә, су һәм комлыктагы мазутның дерматит, экзема кебек тән тиресе авыруларына, аллергиягә китерүе бар.

Хәрәкәт рәисе шулай ук пычрак суда коенганнан соң кояшта кызынуның тагын да хәтәр булуын, чөнки нефть продуктларының кояш нурлары тәэсирендә сәламәтлеккә зур зыян белән янавын искәрткән. Моннан тыш мазут парларының, сулыш кысылу, укшыту, хәлсезлек һәм йөткерүгә китереп, сулыш органнарына “сугуы” бар, дигән ул. Лещинская кисәтеп әйткәнчә, сулыш органнары авыруларыннан интегүчеләргә мазутлы суда коену яки кызыну аеруча куркыныч.
Шул ук вакытта ул белгечләрнең суны даими тикшереп торуларын, хәлләр яхшырган очракта комлыкларның су коену өчен рәсми төстә ачылачагын әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре