Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тавыш бирү бюллетеньнәрен бозу очракларына бәйле хәлләргә аңлатма бирде. Искәртеп узыйк: бүген шундый очраклар Мәскәү, Воронеж, Ростов өлкәсендә булды.
- Бу җинаять эше. Акча өчен кешеләр җинаятькә бара! Алар бу адымнары белән бөтен тормышларын сызып ташлый бит! - диде Андрей Кондратьев. - Алар барысы да кулга алынды, һәм мин аларның җәзага тартылачагына өметләнәм. Шулай эшләргә кирәк бит! Син бит башкаларның да тавышларын сызып ташлыйсың дигән сүз.
 Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез