Андрей Кондратьев: «Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек башланды»

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе киләсе елда узачак Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлекне башлады. Бу хакта журналистлар һәм волонтерлар белән очрашуда ТР ҮСК рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Ел ахырына кадәр без республиканың территориаль сайлау комиссияләрен формалаштырырга тиеш. Һәм бу юнәлештә зур эш алып барыла. Комиссия әгъзаларының профессиональ якын килүеннән бөтен сайлау кампаниясе бәйле булуын яхшы аңлыйбыз», – диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Канун нигезендә, IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау сентябрьнең өченче якшәмбесендә – 2026 елның 20 сентябрендә узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре