Татарстанда сайлау участокларының 98 проценты күзәтү камералары белән җиһазландырылган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
- Сайлау участокларындагы эш барышын видео аша күзәтеп торабыз. Республикадагы участокларның 98 проценты видеокамералар белән җиһазландырылган, - диде ул.
Андрей Кондратьев ачыклык та кертте: күзәтү камералары СИЗО һәм хастаханәләрдә ачылган сайлау участокларында гына юк, чөнки анда ул закон нигезендә тыелган.
Билгеле булганча, бүген Россиядә Президент сайлавы башланды. Ул 15,16 һәм 17 мартта узачак. Россия Президенты вазыйфасына Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче буларак), Николай Харитонов (КПРФ), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Владислав Даванков (“Новые люди”) дәгъва кыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез