Андрей Кондратьев: «Татарстанда Россия Президентын сайлауда 16 мең күзәтүче эшли»

Татарстанда бүген ил күләмендә башланган Россия Президентын сайлауда 16400 күзәтүче эшли. Бу хакта башкаладагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

- Кичә ярты көн буе диярлек республикага Президент сайлавына килгән халыкара күзәтүчеләр белән очраштым. Татарстанда 16400 күзәтүче эшләячәк. Республикада узган сайлауга карата бу кадәр зур кызыксыну күргәнем юк иде әле, - диде Андрей Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе әйтүенчә, Татарстан һәркемгә шат һәм каршы алырга әзер.

- Бүген иртән барлык күзәтүчеләр дә сайлау участокларына чыгып китте. Бар да әйбәт булачак дип ышандырып әйтә алам, - диде Андрей Кондратьев.
Билгеле булганча, бүген Россиядә Президент сайлавы башланды. Ул 15,16 һәм 17 мартта узачак. Россия Президенты вазыйфасына - Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче буларак), Николай Харитонов (КПРФ), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Владислав Даванков (“Новые люди”) дәгъва кыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре