Татарстан һәм Башкортостанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова Андрей Малаховның «Россия 1» каналындагы «Сәлам, Андрей» тапшыруында катнашты. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Ландыш Нигъмәтҗанова сүзләренчә, чыгарылыш 1980-1990 еллар хитларына багышланган иде.
— Мин «Сәлам, Андрей» тапшыруында. Бик шәп булды, — дип язган җырчы, Малахов белән фотосын урнаштырып.
Бу Андрей Малаховның үз тапшыруына чакырган беренче татар җырчысы гына түгел. Күптән түгел шоуда Әлфинә Әзһәмова катнашты, ул үзенең татар эстрадасына ничек эләгүе –завод эшчесеннән популяр җырчы булып китүе турында сөйләде. Андрей Малахов аны озатканда: «Сез миңа бик ошадыгыз. Мин сезне тагын чакырырмын», – диде. Димәк, әле федераль каналдагы тапшыруларда татар җырчыларын тагын күреп булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез