Марафон дәвамында без балачакка да кайтып килдек, ана белән бала дуслыгы, гаиләдә әтинең урыны, әни теләге, килен белән каенана мөнәсәбәтләре турында да фикерләштек. Бер биремгә шундый төрле җаваплар алдык! Сезнең игътибарга марафонда катнашучыларның язмаларыннан өзекләр тәкъдим итәбез.
Ләйсән Гарифуллина (Казан):
«Җәй. Карбыз сезоны. Авылга ел саен карбыз алып кайталар. Әллә аны әз алып кайтканнар инде, ул көн безнең өчен бәйрәм була иде. Капка төбендә әнкәйнең эштән кайтуын көтәм. Борылыштан әнкәем күренде, кулында – карбыз. Мин шатлыктан, үзем алып кайтам дип, каршына йөгердем. Кош тоткандай кайтып киләм. Мамык шикелле җиңел булып тоелган карбыз, кайта торгач, авырайды да куйды. Миңа 7–8 яшьләр тирәсе. Озак кайта алмадым, карбызым туп шикелле кулымнан тәгәрәп төште дә китте. Төште дә, ярылды да. Бер әнигә, бер җирдәге карбызга карыйм. Әни ачуланмады, тузан кунмаган ярты карбызны алып кайтып, тәмләп утырып ашадык инде...»
Чулпан Нурмөхәммәтова (Әгерҗе):
«Мәктәптә чыршы бәйрәмендә кызлар, гадәттә, кар бөртеге, малайлар куян яки аю булып киенәләр иде. Беркөнне әнкәй кич: «Кызым, быел сиңа Яңа елга күлмәк тектертәм әле. Арткы урамда бик әйбәт тегүче апа бар, иртәгә чакырды», – диде. Кич белән әбием фермадан алып кайткан сөт сөзә торган ак капрон материалны алып, теге апаларга киттек. Миңа ул материал бик матур тоелды. Ул чакта мин аның сөт сөзә торган икәнен каян белим инде? Күлмәк искиткеч килеп чыкты. Әле шунысы кызык: ул күлмәкне теккән апа соңрак каенанам булды».
Айгөл Гарипова (Казан):
«Минем кызымның тормышы тынгысыз. Конкурслар, ярышлар, турнирлар. Мәктәптә контроль эшләр. Врачлар һәм операцияләр... Ярышлар, конкурслар алдыннан: «Аллаһым, рәхмәт сиңа бу мөмкинлек өчен. Кызыма ярдәм ит, күңеле тыныч, зиһене ачык, тәнендә сәламәтлек һәм көч булсын, курыкмасын», – дип телим. Операцияләр алдыннан: «Аллаһым, барысы да синең кулыңда, кызыма тыныч күңел, табибларга, хирургларга сәламәтлек, зиһен бир, яннарында тор», – дим».
Гүзәл Хәбибуллина (Балык Бистәсе районы):
«Эшкә яңа урнашкан чак. Эшнең тәртибенә төшенеп беткәнче, берничә ай вакыт үтте. Аннан, эшкә яңа кергән кешене җитәкченең әкрен генә сыный торган гадәте дә бар бит әле. Тегендә чабасың, монда чабасың, әле бер конкурс, әле икенчесе. Аңа өстәп, һич көтмәгәндә командировкалары чыгып тора. Һич кенә дә сынатасы килми. Менә шул елларда әни җылысы, әни назы, әни кочагына мохтаҗ булган сабыема тиешле вакытны хөкүмәт эшенә сарыф иттем мин. Үкенәмме? Бик үкенәм! Һичьюгы баламны өч яшькә кадәр кочаклап утырасы калган. дим. Декрет ялы, дип, хатын-кыз барыбер тик тормый инде ул. Гаиләне тәэмин итим дип, иренә ярдәм итү максатыннан, тегесен эшләгән була, монысын. Шулай итеп, улыма түгел, илгә күбрәк терәк булдым бугай мин».
Рәмзия Хәсәнова (Арча районы):
«Күршедә Әсма әби яши. Аның бакчасында бик күп сирень куаклары үсә. Чәчәк атканда андагы матурлык, андагы хуш ис... Шундый матурлыкны ничек өзмисең ди инде. Зур итеп букет җыйдым, әнигә дип. Әй куанып, йөгерә-йөгерә кайтып киттем, имеш, әнигә бүләк итәм. Ә ул, мине эләктереп алды да, җилтерәтеп, Әсма әбигә алып китте. Кердек. «Менә бу кыз синең сиреньнәреңне ботарлаган, нишләтәсең моны, Әсматтәй?» – ди әни. Минем котым очты, елыйм, Әнигә ябыштым. Шунда Әсма әби көлеп җибәрде. «Ник елатасың баланы, алсын, өч-дүрт көннән барыбер бетә бит алар. Ал, кызым, ал, миңа Әсма әби алырга кушты дип әйт», – димәсенме. Бәхет басты мине. Ничек кайтып киткәнне хәтерләмим, ләкин сирень чәчәге күрсәм, шушы вакыйга һәм сорамыйча кеше әйберенә тияргә ярамаганы искә төшә. Хәзер үзем дә олы яшькә таба барам. Балаларга әни киңәшләрен бирә алам микән? Ә үземә, инде әби булсам да, әнинең киңәшләре җитми...»
Фәгыйлә Чумарова (Омск):
«Көзге урып-җыю, бакча эшләре, каз өмәләре, кышкы сугым вакытлары тәмамлангач, Яңа ел керәсе алдыннан, өй эчен акшарлый идек... Барлык мендәр-юрганнар, ястык-түшәкләр урамга, ап-ак кар өстенә озатыла. Болары инде – минем үсмер чагым хатирәләре... Без әни белән өй эчен юып-чистартып, өй түбәләрен, диварларны акшарлап мәш килгән арада, малайлар түшәк-ястыкларны каккалап-суккалап, тузан очырып, мамык туздырып, аларны караңгы төшкәнче өйгә кире ташып куюны кайгырта иделәр. Өй эче салкынча сафлык белән тула, чисталык-тазалык хөкем сөрә башлый. Әле тагын тыштан алып кергән керләр исен дә кушып җибәрсәк монда-а!!! Кызганыч, бу сафлык озакка бармый. Кышкы салкыннардан куркып, өй эченә мич артына яңа туган бозауны кертеп куялар, сарык бәтиләре дә, җылынырга дип, өйгә кереп кунаклап китәләр. Мартка аяк басу белән, почмакларда, карават асларында казлар оя кора башлый... Алар белән күңелле, әлбәттә, әмма исләр, мин сиңа әйтим, була инде шундый вакытларда...
Тәнзилә Галимуллина (Казан):
«Әни! Рәсем ясарга сәләтемне күргәч, күпме буягыч алган идең... Мин ясаган рәсемнәр әле дә шкафыңның түрендә саклана. Сиңа алар гына җитмәде, өйалдындагы бөтен стенага рәсем ясаттың... Хәтеремдә, өйдә икәү генә калган ямьле җәйге көннәр иде. Син кибеттән берничә буяу алып кайттың да, шуларны кушып, нинди генә төсләр чыгармадык. Аннан җырлый-җырлый стенага хайваннар ясап чыктым. Кул ясый, синең мактаудан күңелдә күбәләкләр оча... «Әти белән абый кайтып күрүгә, ни әйтер икән?» – дип уйлауга, йөрәк сикерә башлый. Син анда да: «Молодец, диярләр, исләре китеп, өйгә озак керә алмый торырлар әле», – дип, мине канатландырырга тотына идең. Ә бит чыннан да, бер сүз дә әйтмәделәр, киресенчә күргәзмәгә керделәр. Ул күргәзмә, синең күзләреңне сөендереп, бүгенге көнгә кадәр эшләвен дәвам итә. Иңнәремә канат куючым, сәләтләремне күреп, күккә чөючем син булгансың икән! Бүген язган һәр шигыремдә, ясаган һәр рәсемдә синең тырышлык та чагыла. Әни булгач, моны аеруча аңладым...»
Венера Сәлахетдинова (Кукмара районы):
«Әтием бик йомшак, бала күңелле кеше иде. Тормышны алып барды, балаларны яратты һәм безнең барлык теләкләрне дә көченнән килгәнчә чынга ашыра иде. Әни кушмаган берәр нәрсә булса, без әтидән сорый идек, һәм ул рөхсәт итә иде. Ләкин әти күпме генә йомшак булса да, без аны хөрмәтләп үстек. Монда әнинең роле бик зур булды, чөнки ни генә булмасын, әтиегездән сорагыз, дип әйтә иде. Әтигә хөрмәтне һәм яратуны әни тәрбияләгән, дим инде мин. Бу тәрбия минем шулхәтле канга сеңгән: хәзер үземнең балаларга да гел, әтиегездән сорагыз, дим. Әйбер аласы буламы, киңәш кирәкме, гел «әтиегез» дип торам».
Әлфинур Сафиуллина (Балтач районы):
«Эштән кайтуга, «Һай булдыргансыз, бу кадәр эшләрне ничек эшләп бетердегез?» дигән сүзләрең өчен без тау күчерергә дә әзер икәнне белдең микән син, Әни? Без, дүрт балаң да, матурлык яратабыз, без җыр-моңга сәләтле кешеләргә гашыйк, бу да – синең тырышлык, әни. Чөнки син үзең – бик нечкә күңелле кеше. Әйбәт булыгыз, ярдәмчел булыгыз, дип өйрәттең. Бу дөньяда каршылыклар булыр, шул каршылыкларны җиңәрлек көч табыгыз, дип кенә кисәтә белмәдең. Ә ул көч яшәү дәверендә килде безгә».
Рәзинә Сәитгәрәева (Чаллы):
«Минем 5 нче классларда укыган чагым. Җәй. 11 июль. Көн бик тә кызу булгандыр, мөгаен, мин идәнгә җәелгән урын өстендә нык авырып ятам. Бернәрсәдә кайгы юк, күзне дә ачып булмый. Кичкә табарак хәлем арулана башлады һәм кинәт, келт итеп, бүген минем туган көнем икәнлеге искә төште. «Әни! Минем бит бүген туган көнем!» – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Җаныкаем әни дә дөнья мәшәкате белән оныткан инде аны. Минем яныма йөгереп килеп, мине кочып алды да, тиз генә чоланга чыгып китте. Шул минутта ук бер савыт йөзем җимеше күтәреп кереп, аны мин авырып яткан урын янына идәнгә куйды. Ул җимешләрнең тәмен мәңге дә онытасым юк! Инде әниемнең арабыздан китүенә дә 40 ел вакыт узды. Ул әле дә мине йөзем җимеше белән сыйлыйдыр кебек...»
Сөмбел Галимуллина (Казан):
Әни – ул һәрвакыт кадерле! Ул кояш кебек, чыкмаган көннәрне дә яктырта, җылыта. Ул өйдә булмаса, дөнья туктаган кебек иде кечкенә чакта. Чынлап, үзең әни булгач кына, әнине аңлый башлыйсың, чөнки барысын да үз йөрәгең аша кичерәсең. Баланың әйткән сүзен дә, холык-фигылен дә, эшләгән эшен дә йөрәккә якын аласың, шул чакта гына үзең чамалап сөйли башлыйсың, күп вакыт, тукта әле дип, тыелып каласың. Яшь барган саен күбрәк ярдәм итәсе, сөендерәсе килә үзләрен. Баксаң, без бөтен барлыгыбызны балаларга багышлаган кебек, алар да яшьлек елларының иң матур вакытларында без – балалары өчен хезмәт куйган.
Калган язмаларны сез «ВКонтакте»да #әниләрмарафоны_вт хештегы аша укый аласыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез