Аңа әле нибары алты яшь кенә иде. Шулай да ул укый-яза белә, телефонда да яхшы актарына. Гомумән, моңа кадәр малайның тормышы көйле иде. Өстәвенә аны күп нәрсәгә өйрәткән, һәрвакыт ярдәм иткән, яклап-саклап йөрткән абыйсы бар иде. Абыйсы әйбәт иде аның. Малай аны яратты...
Абыйсына унике яшь иде. Башкаларның абый-апалары, ике-өч яшькә генә өлкәнрәк булсалар да, үзләрен әллә кемгә чутлап, эне-сеңелләрен кимсетергә генә торалар, адәмгә дә санамыйлар. Ә аның абыйсы бүтән, ул бик яхшы абый иде.
Тик көннәрнең берендә уйнап йөргәндә агач башыннан егылып һушын югалтты ул. Биш көн буе аңсыз яткан, диделәр. Хастаханәдән кайтканда һушына килгән иде инде. Бераз гына ябыккан, калган бөтен җире абыйсыныкы. Ләкин бу аның абыйсы түгел иде. Абыйсының гәүдәсен бүтән кеше «киеп» кайткан: ул сөйләшми, бер нәрсә белән дә кызыксынмый. Ул бары тик күзәтә генә. Аның күзләре салкын иде. Ул күзләр аша башка кеше карый. Аннан салкынлык, хәтта явызлык бөркелә.
Бу хакта малай әнисенә әйтеп тә караган иде. Тик ул берни дә аңламады:
– Абыең хастаханәдән соң, улым, әле тулысынча терелеп җитмәгән. Савыккач, элекке хәленә кайтачак ул, – дип иркәләде генә.
Әмма абыйсы кыяфәтендәге кешедән куркуы басылмады. Аның күзенә чалынмаска тырышса да, бер өй эчендә яшәгәч, күрешмичә мөмкин түгел иде. Ә икәүдән-икәү очрашканда карашлары туры килсә, теге абыйның күзләре утлы күмер шикелле була. Ә үзе сизелер-сизелмәс кенә ыржая. Бу куркыныч кинолардагы кебек кенә түгел, бөтен булмышыңны туңдырырга сәләтле явыз күренеш иде.
Ә бер төндә абыйсы кыяфәтендәге кеше аның янына килде. Малай йоклап яткан җиреннән уянып китте дә ишек төбендә басып торган кара шәүләне күрде. Бу теге абый иде. Ишек ябык, ут янмаган. Шулай да тәрәзәдән төшкән яктылыкта шәүлә ачык шәйләнә. Бер мәлгә малай тынсыз калды. Шәүлә тавыш-тынсыз гына аның янына якынлашты. Ул атлап түгел, ә акрын гына агып барадыр сыман иде. Малай янына җиткәч тукталып калды да бертын аңа текәлеп торды. Караңгыда гәүдәсе бер шәүлә сыман гына тоелса да, күзләре ут булып яна иде. Малай куркудан җан ачысы белән кычкырыр хәлгә җитсә дә, авызын да ача алмады, ниндидер көч аны түшәккә сылаган, бөтен гәүдәсен бер хәрәкәтсез итеп бәйләп куйган иде. Ул бары тик калтыранды гына. Моны күреп теге абый шым гына, әмма шомлы итеп кеткелдәп куйды:
– Хе-хе-хе...
Һәм малайга иелде. Йөзен йөзгә тидерер хәлгә җитеп. Һәм сөякләрне өшетерлек салкын тавыш белән пышылдады:
– Мин сине үзем белән алып китәм.
Малай әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә өлгергәнче, тиз генә ишеккә табан шуды да юкка чыкты. Бу күренештән коты алынган малай кабат һушына килгәндә таң аткан иде инде. Ишек тукылдаткан тавышка ул дертләп китте. Һәм юрган астына чумды.
– Һәй, бәләкәч! – Бу әнисенең көләч тавышы иде. – Мин сине күрдем. Әйдә, тор. Юын. Иртәнге аш әзер...
Әнисе юрганын ачып ташлауга малай аны кысып кочаклап алды. Һәм ашыгып пышылдарга тотынды:
– Әни, ул төнлә минем янга килде... Ул шәүлә кебек кенә йөри иде... Ул мине алып китәм диде...
Әнисе аны кысып кочаклады да чәчләреннән сыйпап назларга кереште:
– И бәләкәчем, тынычлан... Төш кенә булган ул.
Малай кинәт аның кочагыннан арынды да көтелмәгән ярсу белән ярып салды:
– Төш түгел, әни! Өндә иде! – Һәм юыну бүлмәсенә йөгерде. Соңгы вакытта бу аның елау бүлмәсенә әверелде. Аның сүзенә беркем дә колак салырга теләми, аны беркем дә аңламый. Ул берәүгә дә кирәк түгел, әтисенең дә, әнисенең дә бөтен белгәне теге абыйны тәрбияләү иде.
* * *
Малайның сүзләренә илтифат итмәгән кебек тоелса да, әни кеше аны бөтенләй читтә калдырмады. Ул өлкән улына җентекләбрәк карый башлады, авыру кешегә хас битарафлыктан башка нәрсә тапмагач, бәләкәченә игътибарын арттырды. Аның янында да ешрак булырга тырышты. Хәтта төннәрен дә кереп хәлен белешеп чыкты. Ә бер мәлне таң алдыннан кече малае йоклаган бүлмәнең ишеген ачып җибәрсә... Малай тыныч кына йоклый, ә аның караваты янында өлкән улы басып тора иде.
– Хәерле иртә, әни, – дип елмайды ул. Теге фаҗигадән соң бу аның беренче сүзе, беренче елмаюы иде. Әнисе аны кочагына кысып иркәләргә тотынды, бер елады, бер көлде, шул арада төрле сораулар яудырды.
– Соңрак җентекләп сөйләрмен әни, – дип елмайды улы. – Башта бераз һушка килим инде...
Ана кеше шатлыктан балкый-балкый чәй куйды да кече улын уятырга китте. Малай караватында утыра иде. Әнисе куаныч шаукымыннан аны кочаклап алды. Һәм кинәт нәрсәдер тоеп катып калды. Малае аңа битараф иде. Әнисенең иркә-назлары да, әйткән сүзләре дә аңа әллә бар, әллә юк. Малайның йөзендә бер җепсел дә селкенмәде, ул курчак шикелле хәрәкәтсез һәм битараф иде. Бары тик кызыл күзләре генә җан өшетер нур тарата...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез