18 октябрьдә Казанның Ислам мәдәнияте музеенда «Әниләр клубы» проектының өченче сезоны башланды.
«Әни догасының көче» дип исемләнгән чараның чакырылган кунагы беренче татар коучы, психолог Илүзә Әминова булды.
«Ватаным Татарстан» газетасы проектның мәгълүмати партнеры буларак катнашты.
Чараның төп өлеше башланганчы, катнашучылар өчен Ислам мәдәнияте музее буенча экскурсия оештырылды. Аны әлеге музей хезмәткәре Раилә Хаялиева уздырды. Ул шулай ук бу очрашуның идея авторы буларак та чыгыш ясады.
«Әниләр клубы» проекты авторы Динара Әхмәт айга бер тапкыр уза торган очрашулар, аларның эчтәлеге турында сөйләде. Татар теленедә генә уза торган мондый җанлы аралашуларның хәзерге көндә бик мөһим булуын ассызыклады.
Бу очрашуның спикеры буларак катнашкан Илүзә Әминова әни догасы, аның көче, бала һәм әни арасындагы энергия турында сөйләде. Катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Шулай ук аларга «Ватаным Татарстан» газетасы бүләк ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез