Бу хәлләр 1970 нче еллар тирәсендә була. Татарстанның Әгерҗе районында авылга килгән үзбәккә 5 яшьлек малайны 5 сумга сатып җибәрәләр. Язма героеның үтенече буенча исемнәрне үзгәртеп бирәбез.
Рифат абыйга 60 яшь тулып киткән. Әмма моннан 55 ел элек булган вакыйгаларны бүгенгедәй хәтерли ул. Әнисе аны чит кешедән – өйләнгән ирдән таба. Шулай итеп, баласы әтисез үсә, әнисе дә үз итми аны. Сабый әби кулына кала. Әмма якыннары кочагында үсү бәхете насыйп булмаган икән: олы яшьтәге карчыкның бала карарлык хәле калмый. Малайны авылга хатын эзләп килгән үзбәк кешесенә ияртеп җибәрәләр. Хәтта бәясен дә килешәләр: малай өчен 5 сум түлиләр.
– Фатыйма әби мине бик яратып бетермәгән. Хәер, артык кашык кемгә кирәк соң? Бервакыт 3 яшьләр тирәсендә миннән котылырга тели алар. Силос чокырына төшереп җибәрәләр. Шуннан менәм дип өзгәләнеп елавымны бөтен авыл ишетә. Берәү килеп әйткәч, мине барып алып кайталар. Үз әниеңә кирәк булмасаң, шулай инде ул, – дип искә ала Рифат абый.
Күпне күргән, күпне кичергән абзыйның күңеле нечкәрергә генә тора. Ул ирексездән елап та җибәрде. Әнә шуңа да без сөйләшүне аның хатыны Исламия апа белән дәвам иттердек.
– Рифатымның язмышын китап итеп язарлык. Әле ярый, бәхетемә тормышымда ул очраган, дим мин. Рәхәт яшәтә, – ди Исламия апа. – Теге вакытта үзбәк ирләре гел Әгерҗе якларына килеп өйләнеп китә торган булган. Рифатымны алып киткән ир дә, бер авылдаш хатынга өйләнә. Ул Рифатны чит итми. Әмма бала чагында бәхете булмаган: малайның яңа әнисе бер елдан үлеп китә. Тагын авыр көннәр башлана.
Рифатны 5 сумга алып киткән ир, яңа хатын эзләп, тагын безнең якларга килеп чыга. Бу юлы ике балалы хатын ала. Малай бу гаиләдә артык кашыкка әверелә. Өйдә дә җәберлиләр, эштә дә кызганмыйлар. Орчык кадәр малайны, үзеннән зуррак көрәк тотып, дөге басуында эшләргә мәҗбүр итәләр. Үзбәк хатыннары кызгана аны. Үзләренә чәй кайнатып торучы эшенә билгелиләр.
– Укырга да йөртмиләр. Мәктәпкә дип чыгып китсә, кыйнап, кире алып кайталар. Шулай итеп, ул белем дә алмыйча кала. Ул якларда безнең авылдан килгән тагын бер хатын яши. Рифатның кем баласы икәнен, анда ничек килеп эләккәнен белеп тора. Ул да аны бик кызгана. Түзми, Рифатның туганнан туган абыйсына аны ничек рәнҗеткәннәрен әйтеп, хат яза. Фәнис абый, авыл кешеләреннән акча җыеп, Үзбәкстанга чыгып китә. Тел белмәү аркасында Рифат белән сөйләшә дә алмый. Ярый әле күрше бабае булыша. Качып диярлек кайтып китәләр. Шулай итеп, 16 яшендә Рифат кире туган авылына кайтып төшә.
Укыйсы килсә дә, моңарчы юньләп мәктәпкә бармаган малайның бу нияте барып чыкмый. Шулай итеп, Рифат колхоз эшенә чыга.
– Без аның белән 21 яшебездә өйләнештек. Бергә тора башлагач, тормышларыбыз җайланды. Рифат – әти-әнисез үсеп, читтә кагылып йөрсә дә, алтынга тиң ир. Белмәгән эше юк. Тормыш өйрәткән аны. Ике бала үстердек, гомер буена бер-беребезне аңлап яшәдек. Аның кебек киң күңелле, кешелекле башка берәү дә юк, – ди Исламия апа. – Рифатның тапкан анасы исән әле. Бездән ерак яшәмәде. Кияүгә чыгып, ике бала үстерде. Әмма Рифатны бар дип тә белмәде. Әй, йөрәгем өзгәләнде инде шуңа. Бер тапкыр шул хатынның телефон номерын табып шалтыраттым. Рифат «әни» димәгәч, минем дә телем бармый. Сөйләштек. Шунда ник Рифатны сорасын. Юкса кем хатын икәнемне белә бит. Сөйләшеп куйгач, тагын кире телефон номерын җыйдым. «Ник син улың турында берни сорамыйсың?» – дим. Ә ул берни дәшмәде. Аның каравы Рифат үлем түшәгендә яткан әтисе янына барды. Ирем нәкъ атасы инде ул. Төскә-биткә бик ошаган. Әле ярый, аны күреп, хушлашып калды. Шөкер, менә ул атадан туган балалар иремне бик якын итә. Туганлыкны көчләп тагып булмый шул. Яратмасаң, берничек ябыштырып булмый. Якын иткәнен барыбер өзә алмыйсың.
Рифат абыйның бер теләге бар: Үзбәкстанга барып, гомеренең иң бәхетсез еллары шунда узса да, дус малайларын эзләп тапмакчы.
– Әни яратмаганга Үзбәкстанга эләккән бала бит мин. Кемне гаепләсәң дә, соң инде. Үзем әти, оныклар сөям. Тормышыма шөкер итәрлек. Әмма күңелемдәге хисләр әле дә тынгы бирми. Исламиямә рәхмәт. Гомере буе мине санлап, аңлап яшәде. Ул әле дә минем өчен утка-суга керергә әзер. Аның яратуы, кадерләп яшәтүе көч бирде. Ирне ир иткән хатын булды ул, – ди Рифат абый. – Язмышыма үпкәләп ни файда бар соң? Шунысына сөенәм: әле ярый, Үзбәкстанда калмаганмын. Туган ягыма кайтырга булышкан апага рәхмәт укыйм. Төрлесен күрдем: кыйналдым да, тиргәлдем дә. Ятим бала шулай яшидер инде ул. Тик мин бу хәлләрне берәүгә дә теләмәс идем. «Әти»-«әни» дип дәшү насыйп булмады. Ә минем балаларым әйтә. Менә ул – бәхетнең зурысы!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез