• Фото: ru.freepik.com

АҢЛАТАБЫЗ | Документлар югалса, нишләргә?

Җәй көннәрендә сәяхәтләрдә бик күп йөрелә. Ник икәнен үзем дә белмим, гел документлар гына югалмасын иде, дип куркып йөрим. Чыннан да шундый хәл килеп чыкса, аларны торгызу өчен эшне нидән башларга икән?

Самат Гайфиев. Яр Чаллы

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирә:

Иң мөһиме, паникага бирелмәгез. Полициягә мөрәҗәгать итеп, гариза языгыз. Сезгә талон бирәчәкләр. Аның ярдәмендә түбәндәгеләрне эшләргә була:

– Россия паспортын күпфункцияле үзәк, миграция хезмәте аша торгызырга яки Дәүләт хезмәтләренә онлайн гариза бирергә (срогы 5 көн);

– билет сатып алыр яки отельгә урнашыр өчен вакытлыча таныклык алырга.

Әгәр документларны урласалар, полиция җинаять эше дә кузгатырга мөмкин.

Чит илдә паспортыгызны югалтсагыз, җирле полициягә мөрәҗәгать итегез. Сезгә белешмә бирәчәкләр. Аннары Россия консуллыгына барыгыз. Анда өегезгә кайту өчен  вакытлыча документ рәсмиләштерәчәкләр. Аны алыр өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:

– электрон формада гариза;

– әгәр булса, югалган документларның күчермәләре;

– 3,5х4,5 размерында 2 фото;

– документлар югалу турында җирле полициядән белешмә.

Бала өчен туу турында яки уллыкка алу турында таныклык кирәк. Күчермәләре яки фотолары да ярый. Әгәр бернинди документыгыз да булмаса, өстәмә тикшерүләр үткәреләчәк, бу 10–12 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.

Шунысын да онытмагыз: теге яки бу транспортка билет алу өчен вакытлыча бирелгән таныклыкның срогы бары тик 15 көн генә. Шуңа кадәр Россиягә кайтып өлгерергә, таныклыкны миграция органына тапшырырга кирәк. 

Түбәндәге киңәшләргә дә колак салыгыз:

– барлык документларыгызның, шул исәптән паспорт, виза, иминиятләштерү кәгазе, балаларның туу турында таныклыкларының күчермәләрен ясап, нотариуста раслатыгыз:

– Дәүләт хезмәтләренә документларыгыз кертелгәнме һәм ул кушымталар ачыламы икәнлеген тикшерегез;

– үзегез белән шәхесне ачыклый торган тагын бер документ (мәсәлән, машина йөртү таныклыгы) алыгыз.

– авиакомпания яки туроператорның телефонын саклагыз;

– ял иткән урында Россия консуллыгының адресын алдан ук барлап куегыз;

– авыр хәлдә калганда ярдәм итәрлек берничә кешенең телефонын яттан өйрәнегез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре