"Россельхозцентр"ның Татарстандагы филиалы белгечләре бер атна эчендә 7,8 мең гектар мәйданда кышкы уҗым культураларының торышын тикшергән. Уҗымнарның торышы яхшы, дип хәбәр иткән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
"Уҗым культураларындагы шикәр күләме тиешле нормалар кысасында, 23,07-32,51 процент тәшкил итә", - дигән "Россельхозцентр"ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Аның әйтүенчә, быел үсентеләрне азотлы ашламалар белән иртәрәк тукландырырга кирәк булачак. Көздән туфракта дым аз булу, ә кышның чагыштырмача карсыз һәм суыкларсыз килүе сәбәпле, үсемлекләрдә төрле авырулар килеп чыгу ихтималы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез