Антон Силуанов: "Путин "туры элемтә"дә Миңнехановны юкка гына мактамады"

Татарстан Хөкүмәт Йортында узган финанс, салым, казначылык органнарының уртак коллегиясендә Россия финанс министры Антон Силуанов республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның эшен югары бәяләде.

"Татарстан икътисад өлкәсендә дә, финанс күзлектән дә ил күләмендә әйдәп баручылар рәтендә, - диде министр. - Республика социаль-икътисадый үсеш рейтингында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урында. Инвестицияләр өчен шартлар тудыруда сез, Мәскәүне генә уздырып, икенче урында. Ил башкаласыннан соң икенче урында булу - бик җитди. Татарстанда иң яхшы шартлар тудырылган. Рәхмәттән башка сүз юк".

Министр әйтүенчә, кичә Россия Президенты Владимир Путин "туры элемтә" барышында Рөстәм Миңнехановны очраклы рәвештә генә мактамады.

"Респубдиканың бюджеты ил күләмендә иң яхшыларының берсе", - диде Антон Силуанов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре