Блогер ашказанын кечерәйтү буенча операция кичерүе, хәзер исә бит тиресен тарттырырга җыенуы турында әйткән. Әнвәр Нургалиев мондый операцияләргә каршы булуын билгеләп үткән.
– Әниләрне, әбиләрне карагыз, алар нинди матурлар! 25-30 яшьлек чагындагы фотоларына күз салыгыз: косметикасыз, операциясез дә аларның барысы да үз урынында, барысы да матур! Хәзер исә 18 яшьлек кызларның һәммәсе дә диярлек “ясалган”, башта – иреннәре, аннары үзләре керә. Иминлек мендәрчеге, диярсең, – дип шаярткан ул.
Моннан тыш блогер артисттан ничек шулай һаман матур, яшь килеш калуы белән кызыксынган. Җырчы исә, җавап йөзеннән, әйбәт туклануын, ләкин тормышында стрессларның да күп булуын әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез